Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бездән китсәләр дә, Балтач кызлары югалмый, уңышка ирешәләр (+фото)

Алсу Кәримова Норма урта мәктәбендә 6 ел укыгач, "Лицей Иннополис"ка физика-математика һәм айти юнәлеш буенча укырга керде.

Алсу бик күп олимпиадаларда җиңү яулап, зур  уңышларга ирешә. Республикада  рус теле, тормыш иминлеге нигезләре, татар теле һәм әдәбияты буенча призлы урыннар яулаган. Математика буенча КФУ уздырган очный олимпиадада республика буенча өченче урын, КФУның Винкид олимпиадаларында математика буенча рейтингта 2нче урын, рус теле буенча рейтингта 5 урын.

Толстой исемендәге Бөтенрәсәй конференциясендә тәрҗемәчеләр секциясендә 2 урын, математика буенча Широков исемендәге һәм Норден исемендәге командалы олимпиадаларда  призер.Йөзү һәм хореография белән шөгыльләнә, әлеге юнәлеш буенча да җиңүләре биһисап.

Иң әһәмиятлесе, комиссия тарафыннан тормыш иминлеге фәне буенча, җидедә генә укыса да, 9нчы сыйныфлар өчен Бөтенрәсәй олимпиадасына катнашырга сайлана. Җиңүче дипломы –  иң зур унышы. Әле “Тамчы-шоу” тапшыруында да катнашып, җиңүләр яулый.

Уку елы нәтиҗәләре буенча Иннополис шәһәренең  "Прорыв года" премиясенә лаек булган.

Районнан китсә дә, югалмый Балтач кызлары, уңышка ирешеп киләләр. Афәрин, Алсу! Гел дә уңышлар насыйп булсын үзеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев