Безгә бар да чүп үләне
Моннан берничә ел элек кыр чәчәкләренең юкка чыгуына, хәтта халык телендә зәңгәр тәтәй дип йөртелүче иң әрсез чәчәкнең дә бик аз калуына җаным әрнеп, "Кыр чәчәкләрен санадым..." дип язган идем. Быел җиләккә барганда ук соңгыларының күплеге игътибарымны җәлеп итте.
Әмма сүзем бу хакта гына түгел. Без, авылныкылар, әнә шул аяк астында гына булган табигать дәвасыннан - үләннәрдән файдалана да белмибез инде дип уйландым бу юлы (төбе-тамыры белән корытырга димим, дөрес аңлагыз), күбебез тизрәк даруга "ябыша". Без чүп үләне дип санап йөрткән зәңгәр тәтәйне (фәнни исеме цикорий) генә алыйк. Шәһәрдә яшәүче танышларым арасында аны махус кайтып чәчәген, тамырын җыйнап китүчеләр, әллә никадәр чирләргә файдасы турында сөйләгәннәрен ишеткәнем булса да, үземнең дә әлегә кадәр җыйнап киптерергә кул-аяк җитми (әмма шул ук вакытта гөлҗимеш белән шушы чәчәк таҗлары кушылган чәйне кибеттән гел сатып алам, аңардан башка чәй дә тәмле түгел!)... Без тигәнәк дип кул гына селтәгән чүп үләнен дә, безнең яклардан үсентесен, орлыгын алып китүчеләр бар, аны кайлардадыр энә терапиясе урынына кулланалар икән. Сырлан-сырганак, әрем, кычыткан, каз үләне, бака яфрагы... һәм башка үләннәрнең файдасы турында да уйлап та карамыйбыз шул.
...Безгә бар да чүп үләне...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев