«Безгә әти белән яхшырак...»
Әни белән әти мисалы гыйбрәт миңа«, — дигән иде ул.
Бала өчен анадан да кадерле, газиз һәм якын кеше бармы бу дөньяда?! Юк! Ана өчен дә бала шундый. Кайбер, әледән-әле очрап, сискәндереп торган очракларны искә алмаганда. Ана белән бала арасындагы мондый якынлык, ярату — мәңгелек. Ул үзгәрми, күңелне кайтармый. Җан белән бергә керә, бергә чыга.
Әйе, юк-югында очрап торган мисалларны искә алмаганда... Моннан дистәләгән еллар элек булган вакыйгаларга әйләнеп кайтам. Кабат һәм кабат ул әйткәннәрне күңелем аша үткәрәм. «Ирем гел кыйнады, улым судта миңа каршы күрсәтмә бирде», — дип өзгәләнде хатын. Бу хәлгә бик ышанасы да килмәгән иде. Сүз золым ир турында бармый. Андый миһербансызга эләксәң, башыңның тукмак астыннан чыкмавын көт тә тор инде. Ә менә баланың әнисен түгел, әтисен яклап торуы — гайре табигый хәл. Гадәттә, хаклы булмаса да, әнисен яклый бала. Ул кадерле булганы өчен генә түгел, хатын-кыз, әни булганы өчен, яклауга мохтаҗ булганы өчен яклый!
Бу хәлләргә инде дистәләгән еллар узып китсә дә, барысы да күз алдында. Әнә алар... ир белән хатын өстәл янына кара-каршы утырып, бер-берсенә нидер исбатларга тырыша. Аларның кайчандыр бер-берсен яратуына ышанасы килми. Шул чагында башыма килгән беренче уй балалар булды. Унбиш ел бергә яшәп, ике бала үстереп яткан әлеге парның ул мизгелдә бала турында уйларлык хәлдә түгеллеген аңлаган идем инде. Институтка әле генә укырга кергән олы кызлары әти белән әнисенең никахын «язмыш хатасы» дип атаса, әниләре моны «гөнаһыма күрә» дип аңлаткан иде.
«Кияүгә соң чыктым. Утыздан авышкач, ул белән кыз таптым. Ләкин ирем белән рәхәт-тату яши алмадык», — дип сөйләгәнен хәтерлим. Ызгышлар, талашлар, нахакка битәрләүләр балалар үсеп җиткәч тә еш кабатлана. Яшисе килмичә, агу эчеп тә карый. Исән кала. Аннары аерылышалар. Чөнки яратмый ул ирен. Балалар дип, аерылышкач та, бер түбә астында яшәүләрен дәвам итәләр. Тора-бара хатынын хыянәттә гаепләгән ирнең сигез ел бер хатын белән йөргәне ачыклана. Шуны белгәч, «малайның җаваплы елы, тынычлап укысын» дип, әниләре башка фатирга чыгып китә. «Балаларны ташламадым, килеп йөрдем. Иргә монысы да ошамады. Йозакны алыштырды. Ә бер килүемдә, ялган сөйләп, миңа җинаять эше ачтырды һәм мине хөкемгә тарттырды», — дигән иде ул. Иң авыры: судта ир 15 яшьлек улыннан, гаиләдәге талашларның шаһиты иттереп, әнисенә карата ялган күрсәтмә бирдертә.
Хатынның: «Гөнаһыма күрә», — дип кабатлавы тикмәгә булып чыкмады. Баксаң, ул хатынлы иргә кияүгә чыккан. Ник шулай килеп чыкты, ничек ул бу хәлләргә юл куйды? Ул аны аңлата алмады. Ә бәлкем, гомер уза, тизрәк кияүгә чыгып калырга кирәк, дигәндер. Хәрби кешенең канаты астында иркә хатын булып яшисе килгәндер. Ничек кенә булмасын, яратмаган да, бәхетле дә булмаган ул. Иренең беренче гаиләсендә ятим калган кыз бала хакында да уйламаган. Аңа ул чагында үзенең хәле хәл булган. Кеше бәхетен җимереп, бәхетле була алмыйсың. Ызгыш-талашларны ишетеп үскән балаларга җиңел булмагандыр. Бу хакта әти кешенең дә, әни кешенең дә тирәнтен уйларга теләкләре булмаган. Үзләре белән мәшгуль булган алар. Әйтүләренә караганда, яңа маҗара эзләп, икесе ике якка каерыла: ир икенче бер хатынга ияләшә. Ә хатын, барына да кул селтәп, беренче мәхәббәтен эзләргә керешә. Балалар бар дип тә тормый, икенче шәһәргә китеп бара.
Бу хәлдә нык гаҗәпләндергәне: юллар ике якка каерылганда, гадәттә, өйдән ир кеше чыгып китә. «Ник сез әниләрен балалар белән калдырмадыгыз?» — дип сораганым истә. Ир кеше шул чагында: «Үзе китте ич. Беренче мәхәббәте белән барып чыкмагач, башканы тапты. Ирсез түзә алмый ул. Ә балаларны әле кечкенә вакытларында ук ташлап чыгып киткәли иде. Йә „әни янына“ дип, бер атнага чыгып югала. Йә сөеклесен эзләп чыгып кача», — дип, мине өнсез калдырган иде. «Безгә әти белән яхшырак...» — дип калганнар иде балалар бертавыштан. Шулай да була икән. Бала, гадәттә, әнигә тартыла, ә биредә киресе менә.
...Инде хушлашып чыгып киткәндә генә кызларының әйткәне хәтергә төшә: кияүгә чыга калсам, иремне санлап, яратып торачакмын. Тугры, сабыр хатын булачакмын. Әни белән әти мисалы гыйбрәт миңа«, — дигән иде ул. Кайчак әнә шулай «әни белән әти мисалы» үрнәк кенә түгел, гыйбрәт тә була икән әле ул.
Мәдинә Авзалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев