Районыбызда балык тотуга зур әһәмият бирәләр. Җәй һәм кыш айларында ярышлар да үтә.
Әлеге ярышлар зур бәйрәмгә әверелеп, авылның яшен-картын бирегә җыя. Хәтта аны тамаша кылырга башка авыллардан да киләләр.
Һәр авылның үзенең данлыклы балыкчысы була. Иске Салавычтан Миңнур Габдрахманов, Балтачтан Тәлгать Таҗиев, Сизнердан Михаил Антонов, Шодадан Мөхәммәт Саттаровлар ел әйләнәсе балык тоту белән шөгыльләнә.
Ә менә Арбор авылыннан Гайнан Габелхаков 90 яшьтә булуына да карамастан, әле дә балык тота.
Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2014/06/13/410619/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев