Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген партизаннар һәм яшерен эш алып баручылар көне

Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин республикада яшәүчеләрне Партизаннар һәм дошманга каршы яшерен эш алып баручылар көне белән котлады:

- Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының личный составы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Партизаннар һәм подпольщиклар көне белән кайнар һәм ихлас котлыйм.

Безнең ил, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә сизелерлек өлеш керткән партизаннар һәм яшерен эш алып баручыларны искә алу уңаеннан, бу бәйрәмне чираттагы тапкыр билгеләп үтә. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Алар батырлыгының бөеклеге боерык буенча түгел, ә йөрәге һәм намусы кушканга кулларына корал алуда.
Без Җиңү өчен гомерен биргән һәм яшь буынга тыныч киләчәк бүләк иткән Геройларны хөрмәтләп искә алабыз.

Совет халкының фашистларга каршы көрәшүе - безнең әтиләрнең һәм бабайларның батырлык һәм корбанчылык тарихы. Туган җирне саклаучылар һәм азат итүчеләр батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау - безнең изге бурычыбыз.

Чын күңелемнән барыгызны да шушы истәлекле дата белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим!"


Татинформ,
(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе).

Фото: mega-art

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250