Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Биш ел түгел, биш көн үткән сыман, бишәвебез бергә булганга...”

Райондашыбыз, Таузар Иле кызы Эльвира Ибраһимованың вафатына бүген 5 ел.

Гомер уза, ә йөрәктә син киткәннән соң барлыкка килгән бушлык бетми. Бетмәс тә.

Сагынабыз сине, Эльвира! Менә-менә кайтып керерсең дә, елмаюлы карашың, матур тавышың, үткен телең белән бар дөньяны нурга күмәрсең төсле... Ләкин юк шул.

Эльвираны искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен. Тыныч йокла, Эльвира!

Сезнең игътибарга мәрхүмәнең апасы Алсу Хәкимҗанованың язган шигырен тәкъдим итәбез.

Әбләгә
Биш ел үтте....Үзгәрмәде бер ни...
Карлар да шул, шул ук буран да.
Тик бик күпкә рәхәт булган, сеңлем,
Бу җиһанда син дә булганда.

Кышлары кыш, салкыннары зәмһәр,
Шулай дулый зилләр зиләләр.
Һәм кемнедер һаман бу хәвефләр,
Алырга дип төбап киләләр...

Үз җаена атлап тормыш бара,
Үтә икән көннәр синсез дә.
Күңел җылытырга сүзләр сөйләп,
Серләшергә кирәк син безгә...

Бик кирәк лә сеңлем, бик тә кирәк,
Авыр чакларында тормышның....
Рәхәт мизгелендә, шатлыкларда,
Киңәшендә дөнья кормышның.

Сабыр сабакларын Ходай бирә,
Бер җайлысы, беркөн саллысы.
Чыдамлыкны сынап кисеп ала,
“Сагыну”, дигән яшьнең ачысы.

Без дә шул ук.... Яшәп яткан чорлар,
Өмет баглап якты дөньяга...
Биш ел түгел, биш көн үткән сыман,
Бишәвебез бергә булганга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу Эльвира Ибраһимова