Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бистәнеӊ күпереннән җәяүлеләр йөри алачакмы

Нариман урамыныӊ гимназия урнашкан микрорайонда Балтач спорт-сәламәтләндерү үзәгенә барганда халык телендә «Заготскот» елгасы дип йөртелгән ерганак аша чыгарга кирәк. Аныӊ аша төзелгән күпер бик тар, ул бары машиналар хәрәкәте өчен генә тәгәенләнгән. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин үткәргән Балтач шәһәр бистәсе депутатлар җыенында күтәрелде. Бистәнеӊ башкарма комитет җитәкчесе Илдар...

Нариман урамыныӊ гимназия урнашкан микрорайонда Балтач спорт-сәламәтләндерү үзәгенә барганда халык телендә «Заготскот» елгасы дип йөртелгән ерганак аша чыгарга кирәк. Аныӊ аша төзелгән күпер бик тар, ул бары машиналар хәрәкәте өчен генә тәгәенләнгән. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин үткәргән Балтач шәһәр бистәсе депутатлар җыенында күтәрелде. Бистәнеӊ башкарма комитет җитәкчесе Илдар Габдрахманов 2017 елгы эш планында бу эш каралмаганын җиткерде. Әмма халыкныӊ соравын һәм депутатларныӊ ризалыгын алып, район башлыгы бу күпер янына җәяүлеләр хәрәкәт итә ала торган күпер юлын булдыруны бурыч итеп куйды. Бу эшләр үзара салым акчасына башкарылачак. Димәк, бездән җыелган акчалар балаларыбызга, юлларда йөргәндә аларныӊ иминлеген тәэмин итү өчен тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250