Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәхет өчен күпме акча җитә?

Россиядә яшәүче кешегә үзен бәхетле дип хис итү өчен аена 161 мең сум акча кирәк.

Superjob уздырган сораштыруда әнә шул ачык­ланган. Ир-атлар 181 мең сумлык керем турында хыяллана. Хатын-кызларга исә 138 мең дә җитә. Кешенең яше арткан саен, акча да күбрәк кирәк икән. Әйтик, 24 яше тулмаганнар 118 мең сумга канәгать булса, 45тән узганнар 171 мең сумга өметләнә. Белгечләр фикеренчә, хезмәт хакы арткан саен, кешенең күбрәк акча алу теләге тагын да арта. Сезгә бәхет өчен күпме акча кирәк?

Камил Кәримов, язучы-сатирик, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты:
– Мин – гомер буе эшләп тамак туйдырган кеше. Эшләгән акчам тамак туйдырырга җитсә, минем өчен бәхет шул булды. Унҗиде яшьтән эшли башладым. Әни өй­дән чыгып киткәндә, хәләл акча белән яшә, дип әйткән иде. Шуңа күрә безгә хәрәм акча керми. Артыгын өйдә дә сорамыйлар. Бүтән керә торган җир дә юк. Тапкан кадәре яшәргә җитә, Аллага шөкер.

Фәрит Кадыйров, танылган өшкерүче, Салмачы бистәсе мәчете имам-хатыйбы:
– Күзләрем күрсә, колагым ишетсә, хаҗәтемне үти алсам, сау-сәламәт булсам, мин – дөньяның иң бай кешесе. Иң бай кеше ул – ахирәткә әзерләнүче. Пәй­гамбә­ребез ике дөньяны тигез итеп алып барырга кушкан. Дөрес, акчасыз да яшәп булмый. Ахирәт дип кенә утырып, пешкән алманы да өзеп ашамасаң, ачтан да үләргә мөмкин.

Асия Вәлиуллина, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары:
– Мин 20 яшьтән заводта эшли башладым, әйбәт түлиләр иде. Акчага кытлык кичермәдек, ул бөтен нәрсәне алырга җитте. Мине фәлән хәтле акча бәхетле итә алыр иде дип беркайчан уйланганым булмады. Әйтә дә алмыйм. Бәхет өчен кешегә үзенең, якыннары­ның сә­ламәт һәм исән булуы ки­рәк. Яшь чакта яраткан эшеңнән ка­нә­гать­лек аласың. Олыгайгач, онык­лар сөюдән дә рәхәте юк кебек.

Фәнил Вакказов, алып баручы:
– Дөрестән дә, яшь барган саен, акча күбрәк китә. Элек бер төрле кибетләрдән киенсәм, хәзер аларга бөтенләй кермим. Гади, зә­вык­лы киемнәргә күз төшә, әл­бәттә, аларның бәясе дә кыйм­мәтрәк. Үземне бәхетле хис итәр өчен айга 200 мең сум җитәр иде дип саныйм. Гаиләгә шактый күп акча китә. Ашарга, бензинга, балаларга… Әйтик, улыбыз Нүрбәкне түгә­рәкләргә йөртү өчен аена 20 мең сум түләргә туры килә. Түгә­рәк­ләргә йөргәч, бакчага йөрергә вакыты юк. Кызыбыз Алимәгә – 2 яшь. Анысына әллә ни чыгымнар кирәкми. Спорт белән шөгыльлә­нергә клубка йөри идем, абонемент бетте әле, менә тагын сатып алырга кирәк. Кесә такырая башлау кайчак файдага гына ул, ак­чаның кадерен яхшырак аңлый башлыйсың.

Василий Иванов, тракторчы-блогер:
– Бәхетле булыр өчен безнең гаиләгә ай саен 50 мең сум акча керсен иде. Түләүләр, дарулар, ашау-эчүдән арттырып булмый бит. Акчаны бераз туплап, җыеп барыр өчен 80 мең сум булса – яхшы. Әлеге вакытта якынча 20-30 мең сум акча алабыз. Соңгы вакытларда беребез алганда, икенче­безгә хезмәт хакы эләкми. Йә ашлыгына, йә печәненә, яки башка нәрсәгә тотылып калына. Хезмәт хакыннан хезмәт хакына яшибез. Теге яки бу чыгым чыгып кына тора. Һич акча туплап булмый.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы