Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Борынгы йортлар турында «Шат-Көшкәтбаш» төркеме менә ничек матур итеп яза!

Авылларда бушап калган йортлар бар... Кемнәрдер аларны иске йорт дип йөртә. Алай дип әйтергә ашыкмагыз, әйе,борынгы йорт, буыннар аермасын күрсәтә торган йортлар бу.

Хәтерне саклаучы йортлар бу.. Сурәттәгесе безнең уң як күрше йорт. Мин бу йортта кем яшәгәнен, ул әбинең характерын, атлап йөрешләрен, кәмит сүзләрен хәтерлим. Хәзер дә үткән саен тәрәздән карап кала кебек тоела. Курыкмыйм, чөнки әле аның тәрәзәләрендә ут булмаса да нур бар. Йортның хәзерге хуҗалары ишегалдын, бакчаларын ялт итеп тоталар. Тәрәзләрендә ак пәрдәләр... бакчасында ел да җиләк пешә...
Калайга төренмәгән, бар җире агачтан булган йорт... Җылылык, үткән еллар кайтавазын, хәтерне саклаучы йортлар... Үзе гади, үзе матур, үзе җылы... Җылы икәнен беләм, биби саклаганда коймасына арка терәп утырганым бар...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев