Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәрәңге согының файдасы турында

Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң — файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк.

Бәрәңге согында иммунитетны яхшырта торган С витамины бар.

****

Икегә аерылган юка чәчләрне шулай ук бәрәңге согы белән дәвалыйлар. Аны чәч төбенә сылап 20 минут тотыгыз да юып төшерегез.

****

Коры бит тиресен мамыкка манылган бәрәңге согы белән дымландырыгыз.

****

Бәрәңге согы йөрәк өчен дә файдалы, ул холестерин күләмен киметә.

****

Гастрит вакытында бәрәңге согын ун көн эчеп, ун көн тәнәфес ясарга кирәк. Иртән ашарга ярты сәгать кала, аны бер стакан эчәргә кирәк.

****

Бәрәңге согы бавырны һәм үт куыгын агулы матдәләрдән чистарта.

****

Аны еш эчкәндә, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге дә яхшыра.

****

Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң — файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын бетерә, ашказаны җәрәхәтен — 6-8 атна эчендә. Яшь бәрәңге согы аеруча файдалы. Тәмле булсын өчен аңа бал йә мүк җиләге согын кушалар.

Алдан табиб белән киӊәшләшү кирәк!

Интернет битләреннән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр