Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бу атнада кырау һәм бозлавык көтелә

Бу атнада Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава саклана, ял көннәренә һава температурасы күтәреләчәк.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 11 октябрьдә, төбәк циклонның тыл өлешендә була. Яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Төнлә һава температурасы +2.. −1 градуска кадәр төшә, көндез +2, +7 градуска кадәр җылыта.

Пәнҗешәмбе, 12 октябрьдә, Татарстанга антициклон йогынты ясый башлаячак. Тагын да салкынрак була — +1...-4 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгышында гына бераз явым-төшем булырга мөмкин.

Көндез республика чираттагы Төньяк Атлантика циклоны фронтлары йогынтысына эләгәчәк. Атмосфера басымы төшә, яңгырлар башлана (башта — төбәкнең көнбатышында), җил секундына 15-20 метр тизлектә фаразлана. Һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 11 һәм 12 октябрьдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 13 октябрьдә, Татарстанда яңгыр һәм җил көтелә. Шимбә, 14 октябрьдә, урыны белән шулай ук яңгыр көтелә. Шулай ук республикада көндез +7..+12 градуска кадәр җылы булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев