Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бу минем туган авыл.

Уфадан командировкадан кайтып киләбез. Көзнең кыска көне, әллә кай арада караңгы да төшеп өлгерде. Юлда очраган эреле-ваклы авылларның утлары гына җемелдәп кала.

Бу авылларның урамнарын әйләнсәң, һәр йортта ничаклы язмыштыр дип уйланам. Бәлки берәү ялгызлыктан интизар булып тәрәз каршына басып, юлдан узучы машиналарны саныйдыр, кемдер караңгылыкны ерып, эштән кайтып киләдер, аларда да бәйрәмнәр буладыр, кемнәр өчендер бик кадерле булган чишмә буйлары бардыр, бәлки әле мәктәпләре дә ябылмагандыр...
Уйлар үземнең туган авыл урамына алып кайтты. Минем туган авылым аша да кемнәрдер нәкъ менә шулай итеп узып китеп барадыр. Узды китте, утлар гына җемелдәп калды. Күңелгә әллә ничек булып китте. Юк, безнең авылны алай гына узып китеп булмый торгандыр кебек тоелды. Туган авыл, туган авыл дисәм дә, алай зурлап авыл турында да язган юк. Без бит инде шулай, үзеңнеке язу килешмәс кебек.
Мари чиге
Туган авылым - Балтач районы Арбор авылы, Мари чигендә. Күршедә, өч чакрым гына ераклыкта, Мари Арбор авылы. Балачак истәлекләрен барлый башласам, хәтергә ак киндер күлмәкләр, башларына тәңкәле чүңкәләр киеп кибеткә баручы мари әбиләре, апалары килә. Алар безгә, без аларга кибеткә йөри торган идек. Бик соңга хәтле күршеләребез милли киемнәрдән йөрделәр, миңа калса, милли киемнәренә тугры булган халыкларның берседер алар. Бер чорда ике арадагы аралашу, бетмәсә дә, бераз кимегән кебек булган иде, шөкер, бүгенге яшьләр дуслыкны кабат ныгыттылар. Ике авыл егетләре ел саен мини-футбол буенча ярыш¬лар да үткәрәләр. Дөрес¬лекне танырга кирәк, мари яшьләре тупны яхшырак тибәләр икән. Аларга җитеп булмый, диләр. Безнекеләр көрәштә сынатмыйлар. Авыл һәм авылдашлар призына ел саен берничә тапкыр ярыш үтә. Көрәшчеләр дә, спонсорлар да бар, зарланырлык түгел. Авыл белән җыйналып чана шуу, олысы-кечесе бергә йөгерешкә чыгу да Арбор авылыннан башланды. Хәзер бу тәҗрибәне кулланучылар турында шактый ишетелә. 60 белән 70 арасындагы абый-апалар онык¬ларына ияреп йөгерешкә чыга икән, аңа беркем дә сәерсенеп карамаячак, бу «нормаль» күренеш.
Итекчеләр, читекчеләр юк бездә...
Элек-электән халык иген иккән, терлек асраган. Бүген дә Арборда ике сыер савам дип беркемне дә га¬җәпләндерә алмассың: алтышар, сигезәр сыер ас¬раучыларны санарга ике кул бармаклары гына да җитмәс. Берәр җирдә авылда сыер асраучылар юк дип сөйли башласалар, юкка гына, бездә асрыйлар, дип сикереп төшмим ләбаса. Шәһәр ерак, сөттән май, каймак ясаучы юк, көн дә сауган сөтне тапшырып баралар. Ит сатарга дип тә калага йөрмиләр, ит җыючылар килә, шулар алып китә. Шәһәрдә яшәүче туган-тумача, таныш-белеш зур мал суйганчы ышандырып куя. Базарда «Балтач ите» дигән сүз совет заманындагы сыйфат билгесе белән бер. Мактанасым килеп үзем уйлап тапкан бәя түгел, сатучылар үзләре шулай диләр. Ит үтми торса, Балтачтан дип әйтергә туры килә икән. Тырышлык белән, тир түгеп үстергәнгә шулай тәмледер инде. Балтач тулысынча авыл хуҗалыгы районы булса да, моның өчен бөтен шартлар бар дип әйтеп булмый. Туфрак әллә кем түгел. Шулай да тырышалар, быел да Арбор хуҗалыгы гектарыннан 40 центнердан артык уңыш җыеп алган. Әле быел җәй көне бер дигән итеп өр-яңа абзарлар салып куйдылар. Хуҗалыкның кайсы тармагын карасаң да, хуҗа бар икәне сизелә, ¬җимереклек күрмәссең. Быел җәй үзара салым акчасына өйгә килә торган суны карадылар, хәзер өйләргә дә чип-чиста чишмә суы килә.
Авыл яшьләре
Кайткан саен кичләрен урам буйлап йөрергә яратам. Бөтен ыгы-зыгы тынган, бу мәлдә исләр һәм хисләр генә кала. Алар үз чиратында хатирәләрне яңарталар. Кемнәр генә яшәмәгән дә, кемнәр генә үтмәгән бу урамнардан. Шул тиклем уйларга кереп кителә, хәтта син инде башка дәверләргә кереп югалдың кебек.
- Исәнмесез, хәерле кич! - дигән сүз уятып җибәргәндәй итә.
«Телсез» Казаннан кайтканнан соң бу күренеш шул тиклем көтелмәгән һәм рәхәт. Шәһәр урамында синең каршыңнан мең кеше үтә, йә, аларның кайсысы безнең белән исәнләшә ди? Үзебез берәр кешене туктатып хәлен беләбезме? Авылда бала-чага да, яшьләр дә көнме, төнме - исәнләшмичә үтми.
Авыл яшьләре аерым бер темадыр инде ул. Әле күптән түгел генә Казанда укучы, эшләүче яшьләр җыйналып, концерт куйдылар. Кайсын алма - җырлыйлар да, бииләр дә, шаяртып та алалар. Берсе дә чиле-пеш¬ле номерлар түгел, һәркайсы «аһ!» итәрлек. Күрше Чепья авылында сәнгать мәктәбе бар, әти-¬әниләр чиратлашып балаларын шунда да йөртәләр. Сүз дә юк, оста кулы да сизелә. Хәер, бер җирдә укымасалар да, авыл балалары кечкенәдән терекөмеш кебек булып үсә. Авылда мөмкинлекләр юк дип әйтү - ялгыш фикер. Мәктәптә күп дигәндә 60-100 бала бар дип исәплик. Зур мәктәпләр белән беррәттән кечкенә авыл мәктәп¬ләре дә барлык ярыш¬ларда, кон¬курсларда катнаша. Алар бүген йөгерешкә бара, иртәгә - нәфис сүз конкурсына, ул арада олимпиадалар башлана. Бала үзен бар өлкәдә дә сынап карый, шулай итеп, шомара. Сәхнәгә чыккан һәр яшь кешегә сокланып утырдым, күз тимәсен үзләренә, янып торалар. Аннан соң да уйлап йөрдем әле: сезнең һәм безнең авыллардан чыккан менә шундый яшьләр - тормыш тоткасы. Бүгенге булдыклы ирләрне барлыйк, һәркайсы авылдан чыккан лабаса. Андыйларны һәр авыл барлап тора инде. Начарын йомып калсаң да, булганны күрсәтәсе килә. Безнең Арбор авылының да бу нисбәттән исемлеге шактый озын. Алдан ук фамилияләр атамам дип уйлап куйган идем. Авылның һәр кешесе бер бизәк ләбаса. Һәркем үзенең эшләре, шаян сүзе, яхшы һәм начар гадәтләре белән яшәешкә бер җетелек өсти. Шулай да ике авылдашымны атап китмичә булдыра алмыйм. Сәбәбе бар.
Гадәттә әңгәмә вакытын да, син үзең кайсы районнан, дип сорыйлар. Авыл исемен әйткәч кенә танып белмәскә дә мөмкиннәр. Ә менә күп еллар Кукмара район башлыгы, аннан соң Идел-Нократ федераль юллар идарәсен җитәкләгән Мөхәммәт Гатиятуллин¬ның яки билбау буенча -дөнья чемпионы, бүгенге ¬көндә Теләче районының эчке эш¬ләр бүлеге идарәсе җи¬тәкчесе Айдар Хәйретдиновның исемен атасаң, каршыңдагы әңгәмәдәшең синең туганың була да куя. Ун елдан артык сыныйм, беркайчан да отылган юк. Менә шул вакытта шундый рәхәт булып китә инде. Бу турыда аларның үзләренә дә әйткән юк, мөмкинлекне кулланыйм дим, югыйсә әллә ничек шунда, урлап эшләгән кебек.
Күпләрегез язманы укыгандыр да, бездә дә шулай инде дип уйлагандыр. Әлбәттә, сездә дә шул ук. Әлеге дә баягы авылдашыбыз, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин әйтмешли:
Бу минем туган авыл,
Бу синең туган авыл.
Үзен туган авыл гына
Шулай матур була ул...
Зөлфия Хәлиуллина,
Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250