Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Буалы чаклар бар иде, дип язганнар Пыжмаралылар

Без - авылда яшәүчеләр, күбебез өлкәннәр, гомеребез авылда узды, моңа кайгырмыйбыз. Чит илләрдәге оҗмах кирәкми, булганына шөкер итеп яшибез, авылның киләчәге булсын дип телибез. Ә яшьләр чит якларны өстен күрә.

Матбугатта хәбәр ителгәнчә, бу ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән һәм кайбер районнар үзләрендәге елга-күлләр тирәләрен тәртипкә китерергә, анда ял зоналары оештырырга ниятлиләр икән. Мин бу хакта бер газетада укып белдем. Әмма шундый игелекле ниятле районнар исемлегенә безнең район никтер кермәгән. "Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк" дигән әйтем дә бар, югыйсә. Бу безнең авылга кагыла. Авылыбыз янында гына элек тегермән буасы бар иде. Кайчандыр матур диңгез кебек җәелеп яткан, авылга ямь биргән, халыкның ял итү урыны булган ул буаны күпләр хәтерли әле. Инде ул урында сазлык, камышлык. Шул буаны тәртипкә китерәсе иде. Хәзерге заманда башкара алмаслык эш түгелдер ул дип, авыл халкы хыялланып яши.
Сәлим ГЫЙЛЕМҖАНОВ.
Балтач районы,
Пыжмара авылы.
«Татарстан яшьләре» газетасы редакциясеннән. Балтач районы, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев белдергәнчә, авыл җирлегенең бик күптәнге, инде суы кипкән бу буаны яңадан булдыру, торгызу мөмкинлеге юк. «Әлегә алда зур эш - «Чиста су» программасы буенча киләсе елда авылда иске су торбаларын алыштыру, халыкны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе тора, - диде ул. - Бу эш өчен республика һәм район бюджетыннан 14 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Халыкны чиста сулы иткәч, авылдагы юлларны төзекләндереп бетергәч, алга таба, бәлки, буага да чират җитәр».

«Татарстан яшьләре»
газетасы сайты,
26 май, 2016 ел.
Фото: zastavki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250