Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне

Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә.

Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.
Барлык авыл хатын-кыз хезмәтчәннәрен, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Бәхетле киләчәк, гаилә тигезлеге, сәламәтлек телибез, якыннарыгызның хөрмәтендә кадерле кеше булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев