Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Булат, Фаил һәм башкалар – сайлауда тәүге мәртәбә (фото)

1074 нче номерлы Салавыч сайлау участогында кичке сәгать 5 белән 6 арасында кеше хәйран азайды. Чөнки инде барлык сайлаучының 99 проценты тавыш биреп бетерде.

Биредә 1350 сайлаучы исәптә булып, шуның 15е мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә башка участокта сайлаячагын алдан-ала белдереп, таныклык алган. Мәдәният үзәгендә урнашкан сайлау участогында музыка тынмады, концерт номерлары яңгырады. 18 яше тулган 19 егет-кыз беренче тапкыр сайлауда катнашты, - Булат Нәфыйков, Фаил Дәүләтшин, Таһир Хөрмәтуллин, Гөлинә Габделганиева, Рәзилә Габделхакова һәм дә калганнары үз тавышларының мөһим роль уйнаячагына ышаналар. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин җитәкчелегендәге төркем, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә сайлауларга килалмаучы 32 сайлаучының өенә барып, аларга илдәге мөһим сәяси вакыйгада үз тавышларын бирергә мөмкинлек тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250