Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйләү тагып кулларга

Районда җәмәгатьчелек тәртибен саклауда форпостчылар белән беррәттән Ирекле халык дружиналары да саллы өлеш кертә.

Алар, гадәти итеп кенә әйткәндә, ДНДчылар дип йөртелә. Бу юнәлештә районда 50 оешма эшли. Алар ел буе җәмәгатьчелек урыннарындагы тәртипне барлап, саклап йөри. Атнаның һәр өч көнендә һәрбер оешмадан 2 шәр кеше тәүлеклек рейдларга чыга, аларга әти-әниләр, укытучылар патруле дә кушыла.
Әлеге мәсьәләгә җаваплы караган оешмаларны әйтеп үтү урынлы булыр: полиция бүлеге, "Хезмәт" газетасы редакциясе,бистәнең башкарма комитеты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, яшьләр бүлеге һәм аларның җитәкчеләре районыбыздагы иминлекнең торышына аеруча да җаваплы карыйлар. ДНДның эшчәнлеген район җитәкчелеге даими контрольдә тота. Халык дружиналары авыл җирлекләрендә дә эшли, кулларына махсус бәйләү тагып йөри, шуңа да аларны белми, күрми калу мөмкин түгел. Дружинадагыларга һәрдаим инструкцияләр үткәрелеп торыла. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә алар җәмәгатьчелек тәртибен сакларга әзер.
Фото: rsue.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250