Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чапшар авылында "Мобиль бригада" булды (+фоторепортаж)

Районыбыз җирлегендә кече авылларга барып, халык белән очрашулар үткәрү әле дә дәвам итә.

"Мобиль бригада" исеме астында үтә торган бу очрашуларда белгечләр халыкны иҗтимагый тормышта һәрдаим кирәкле мәгълүматлар белән таныштыралар. 10 ноябрь көнне бу төркем эшлекле сәфәр белән Чапшар авылында булды.
Бригада составында район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева, район халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин, район пенсия Фондының пенсия түләү бүлеге белгече Рүзилә Рамазанова, Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафина бар. Алар үз өлкәләренә кагылышлы мәгълүмат белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр.

Зиннур Зиннәтуллин балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бинасы сүтелү сәбәпле, мәшгульлек үзәгенә 10лап кеше эш сорап мөрәҗәгать итүен әйтеп үтте. Ул үз чыгышында халыкны эш белән тәэмин итүдәге яңалыклар, уңайлыклар һәм биржа аша шәхси эшмәкәр буларак теркәлүнең шартларын аңлатты. Мөмкинлеге чикле гражданнарны эшкә урнаштыру кебек мөһим мәсьәләргә дә тукталды.

"Наз" мөдире Гөлнара Айдаровна чапшарлыларны Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә дәвалау курсларына чакырды.

Ә Гөлназ Сафина кулланучы хокуклары турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Шулай ук Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин җирлектәге вакыйгалар, алда торган бурычлар, сәяси вакыйгалар һәм референдум белән таныштырып үтте. "Чапшар безнең авыл җирлегендәге иң төзек авылларның берсе,. Сездә су проблемасы юк, урам юлларыгыз төзек. Сезнең үзара салым акчасы авыл җирлегендәге зур агачларны кисүгә тотылачак", дип белдерде.

Авыл җирлеге башлыгыннан авыл урамында багана утларының барысы да янмауларыннан зарландылар. Мәчеттән кайтканда караңгы, утның кичен сәгать 10.00га кадәр, ә иртән халык эшкә барганда 5.00 - 6.00 сәгатьләрдә яндыруларын сорадылар.

Авыл халкы арасында "Соцпакеттан тиешле дәрәҗәдә файдалана алмыйбыз, даруга язылдык, ә дару юк, бетте диләр. Дару җитәрлек күләмдә булмагач сатып алырга мәҗбүр булабыз. ә сатуда бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертегез әле!" дип сораучылар да булды.

Халык җыены район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең чыгышлары белән тәмамланды.

Халык мондый очрашулар кирәк ул, никадәр кирәкле мәгълүмат белеп калабыз, диделәр. "Мобиль бригада"ның әһәмиятле чара булуын таныдылар. Ләкин Чапшар бердәм авыл булса да, җыенга килгән халкы гына бармак белән санарлык иде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250