"Бу юлчылар юлларның нинди өлешен генә ремонтлап китә соң?"- дип аптырап мөрәҗәгать итә сайт укучыбыз.
ремонтлаганчы
ремонтлаганнан соң
- Бистәнең Гаяз Исхакый белән Сөембикә урамнары кисешкән өлешен ямап киттеләр дә, безнең як калды. Шул ватык асфальтттан, чокыр-чакырлы җирдән йөреп тотырга мәҗбүр микәнни без.
Быелгы җәй, күреп торасыз, бик яңгырлы, пычрак, томанлы көннәрдә анда диңгез була бит, ул ватык урыннарда машинаң белән утырып калуың да ихтимал.
Юлчылар күзгә ташланып ук торган чокырларны да ямасыннар иде. Югыйсә шушы участокка орынып торган кечерәк чокырны һәм якында гына шактый олы чокырланы ямап, асфальт салдылар бит.
Аңлыйбыз, планда каралмагандыр, әмма шул бер ямаулык өчен генә юлларын табарга буладыр бит, километрларга кадәр сузылган асфальт сорамыйбыз, ләбаса"
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев