Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепьяда да тротуарлар начар хәлдә

Балтачта гына түгел тротуар дигәнең Чепьяда да баш авыртуына әйләнеп бара.

Үзәктә урнашкан һәйкәл яныннан мәктәп ягына салынган тротуар шактый тузган булса да, үз функциясен үти әле. Һич югы, олы юлдан йөргән кебек түгел.
Язын, җәен, көзен тротуарны чистартасы юк, кыш җитте исә ул кар белән тула. Шәхси йортлар турындагысын хуҗалар чистарта, ә менә калган өлеш кар астында ята бирә. Шушы юлдан күпме мәктәп укучысы, хастаханәгә килүчеләр уза. Тротуар чистартылмагач, алар машина юлына чыгарга мәҗбүр була. Әле ярый анысы югары тизлек белән "очмаса"....
Хәвеф-хәтәр, үлем-китем булмасын инде берүк. Чепьялылар шушы тротуарны чистарту мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап безгә шалтыраттылар. Без исә җирлек башлыгына һәм коммуналь хуҗалык җитәкчесенә авыл халкы исеменнән мөрәҗәгать белән чыгабыз. Бу кечкенә проблема түгел, биредә кеше иминлеге турында сүз бара.
Фото: http://gorodkirov.ru/content/article/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250