Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чираттагы мәйданчык – Салавычта

14 июнь көнне Иске Салавыч авылында чираттагы мини-футбол мәйданчыгы ачылды.

Әлеге тантанада ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты.

–Районыбызда спорт корылмалары, уен мәйданчыклары арта. Аларның күбесе махсус ил, республика программалары нигезендә тормышка ашырыла, – диде ачылу тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Салавычтагы мини-футбол мәйданчыгы да «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә төзелде. Рәсәй, республика, район бюджетыннан, өлешләп, финансланды. Әлеге программаның тагын бер шарты: аның бер өлеше бюджеттан тыш финансланырга тиеш. Салавычта бу кадәресен – өчтән бер өлешен «Татарстан» җәмгыяте үз өстенә алды. «ПСК АРТ-СТРОЙ» оешмасы төзүчеләре (җитәкчесе Рамил Гарипов) кыска срокларда, бик сыйфатлы итеп эшләделәр. Игелекле мәйданчык булсын, балалар тавышы тынып тормасын, спортта яңа уңышларга этәргеч бирсен!

Биредә чыгыш ясаган Хәлил Шәйхетдинов авылларда мондый спорт корылмалары төзелү авылларның киләчәге, үсеше турында кайгырту дип бәяләде.

erid: 2Vtzqv1AZW9

–Берничә ел элек Кукмара районының бер авылында шушындый мәйданчык ачкан идек. Ике елдан соң барсак, шул килеш. Монда бер дә шөгыльләнүче юкмы әллә, дип аптырап сораган идек, баксаң, шөгыльләнүчеләр күп, әмма уйнарга килүчеләр, аяк киемнәрен алышып, чиста кроссовкилар белән генә кереп, бик саклап тоталар икән. Сез дә шулай сокланырлык дәрәҗәдә саклап тотарсыз, тырышып шөгыльләнерсез, киләчәктә Салавыч җирлегендә Татарстан данын якларлык спортчылар чыгар диеп ышанабыз, – диде министр урынбасары.

Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов исә мондый программаларны булдыручыларга, тормышка ашыруда ярдәм итүчеләргә, хезмәте, матди ярдәме кергән һәркемгә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен мәйданчык

erid: 2Vtzqv1AZW9