Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чистай сәүдә үзәгендә чыккан янгында гаепсез корбаннар бар (видео)

Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә "Татат-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган.

Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә кич 19.40 сәгатьтә универмаг сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60ка якын хайван кала. Баштарак кибетчеләр 4 маймыл, 5 тутый кошны һәм 5 сөйрәлүче хайванны коткарырга өлгерә, әмма бик каты төтен таралу аркасында башка хайваннарны алып чыга алмый.
Янгын 4.34 сәгатьтә сүндерелә. Барлыгы өч мең квадрат метр мәйданга зыян килә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Чыганак: "Татат-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев