Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чүп кенә түгел (фото)

Бистәдә көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе еш күтәрелә.

Менә безгә дә бер апа телефоннан, - «Энем, мин дә бер пакет чүп чыгарам, күршем дә машинасы белән чыгарып өя, акчаны тигез түлибез, нигә бу шулай?», дип соравын бирде. Ачыклык кертү өчен график буенча чүп җыела торган урамнарга бер күз ташлап кайтырга чыгып киттек. Дөрестән дә, чыгарылган чүпнеӊ төрлесе бар, күләмнәре дә төрле икән. Куелган нормативларга бу сыешамы, дигән сорау белән «Төзекләндерү» ширкәте җитәкчесе Габдрахманов Наилгә мөрәҗәгать иттек.
«Норматив нигезендә, без килешү төзегәндә, гаиләдәге бер кешегә хисаплаганда 1,6-2,6 куб. метр күләмдә чүп чыгару каралырга дип хисапларга тиеш. Әмма бездә ул бары 0,65 куб метр дип куелган. Бу бик кеченә дип уйлыйм, чөнки соӊгы елларда көнкүреш калдыклары чыгару нык артты. Халык тиешле булганын гына чыгарса ярар иде, юк шул. Түзгән егетләребезгә рәхмәт инде», ди ул.
Урамда исемнәрен атамыйча шушы оешмада эшләүче хезмәткәрләр белән дә гәп корып алдык. Дөрестән дә, тиешсез чүп күп чыга, диләр алар. Бакча үсентеләре, агач ботаклары, мебель, кием-салым һәм хәтта туалет калдыкларына кадәр бар икән. Соӊгы вакытта капчыклап алма түгә башлаганнар. Кеше алма уӊышы булмаса, юк, дип уфтана, булса чүпкә ташлыйлар, ди алар. Сүзләрендә хаклык бар аларныӊ. Әйдәгез әле, ташларга ниятләгән калдыкларны тагы бер кат күздән кичерик әле, бәлки үз хуҗалыгыбызда, үз җиребездә файдалана торганнары да күптер. Ташланган калдыклар, чүпләр барыбер безнеӊ табигатебезне пычрата, безнеӊ киләчәгебезне куркыныч астына куя бит.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250