Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Чәй – җанга җәй" мәҗелесендә чәй генә булганмы... (фото)

Алдан хәбәр иткәнчә, Көшкәтбашның уңган-булган гүзәл затлары кичә чәй эчү мәҗлесе үткәрделәр.

- Харап икән диярсез... Әмма әле беребезнең дә мондый тәмле чәй эчкәне булмагандыр. Бөтнек, мәтрүшкә, җиләк яфрагы, җиләк, кызыл карлыган, чия салынган, чишмә суыннан күмер самоварында кайнаган чәй... телеңне йотарлык булды. Беркем дә буш кул белән килмәгән. Табын тәм-томнан сыгылып торды. Гөлшат апай белән Кадрия апай учакта пешергән коймак, Гөлзада апайның гөбәдиясе, Илсияр апайның кәрәзле балы, бөккәннәр, кош теле, тәмледән-тәмле пирог, печенье, чәк-чәк, җимеш, как һәм башка бик күп төрле күчтәнәчләр белән 3 !!! самовар чәй эчтек. Рәхәтләнеп биедек, уеннар уйнадык, күңелле истәлекләр сөйләшеп күздән яшьләр чыкканчы көлдек. Көлдереп безнең гомерне озынайтканнары өчен Фәридә апай белән Гөлзада апайга аерым зур рәхмәт! Кыскасы күңелле ял иттек. Чәй чынлап та күңелгә җәй икән... Без моңа чираттагы тапкыр инанып кайттык. Әле җәй беткәнче тагын бер очрашырга сүз куештык. Саф һава сулап, табигатькә хозурланып, әле ярый килгәнбез дип куандык. Килмәгәннәр үзләренә үпкәләсен, - дип язып куйган алар "ШАТ-Көшкәтбаш" төркемендә.

Көшкәтбашлылар үткәргән мондый чара башка авылларга да үрнәк булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250