Яңа Салавыч авылында улым белән кичке һава сулап йөрибез. Мәгариф ветераны Рауза Фәләхиевналар йорты каршында атынчык тора.
Улым инде, әлббәттә, кызыгып, йөгереп барып атына ук башлады. Мин дә атындым шунда. "Ник кеше атынчыгында атынасың", дигән кеше булмады. Хуҗалар да чыгып тавыш куптармады, хәер, Рауза апа андый кеше түгел лә, өч оныкның әбисе үзе үк атынчыкны капка төбенә ясаткандыр әле. Авыл, авыл шул...Кече авылларда гына сакланадыр инде ул хәзер мондый күркәмлек.
Эрерәк авылларның капка төбендәге эскәмиясенә дә утырырга ярамый дип беләм, казың, тавыгың безнен капка төбен пычрата, дип, кош-кортларын бетерүчеләр дә бар. Алай дип тә булмый, Норма авылында яшәүче алтын куллы Госман абый да урамга атынчык ясап куйган иде бит, бөтен бала да атынсын, дип, чияләрне дә үткән-киткән кеше, бала-чага авыз итсен, дип, урамга утырттым дигән иде. Күркәмлек, кешелеклелек характердан да тора шул ул. Соңгы вакытларда барыбер дә күзәтеп йөрим, кеше тар күңелле була бара, үземнең мисалымда гына да хәйран андый күренешләр. Шуның берсенә генә тукталам.
Зәмһәрир салкын кышта бистә урамында машина көтәм, тукталыш шунда булгач, кибеткә кереп тордым, иртәнге сәгатьләр бу. Казанга барырга кирәк, Кече Лызи аркылы гына китәрбез дигән идек. Кибеттә бер ир белән хатын тауар ташый, тезә, урнаштыра. Шунда ир дигәне эндәште: "Сез әйбер аласызмы..." Төксе тавышка ирнең йөзенә үк карарга мәҗбүр булдым, анда инде иргә сүзен дәвам итәсе дә юк, йөзенә үк язылган:" Әйбер алмасаң, ычкын кибеттән..."
Болай да ишектән ерак китми генә, тоткасына ук тотыныр дәрәҗәдә басып тора идем. Чыктым, караңгы карашларыннан җирәнеп чыктым. Югыйсә бит сатканда ничек матур елмаялар, фәлән дә яратып ала бу пирогны, төгән дә бездән генә ала, дип. Ул кибеткә үзем дә яратып керә идем, хәзер мөнәсәбәтем үзгәрде. Башкала кибетләренә кереп тә шулай ук көтеп торганым бар, мондый төксе карашка юлыкканым юк. Әле "Сезне нәрсә кызыксындыра", дигәч, берни дә кызыксындырмый, мин барытик көтеп кенә торам", дисәм дә, мондый караш күргән булмады. Һәрхәлдә үз мисалымда. Киресенчә, утырып торырга тәкъдим итәләр, журналлар да китереп бирәләр хәтта.Шуңа күрә дә инде ул кибеткә хәзер барган саен керәм, һәм ни дә булса алырга тырышам. Алып сатау юлы белән баейсы килгән, яки баеганнарга гади генә кешелеклелек элементларын да онытмаска иде... Хуҗаларга бигрәк тә... Дорфа булып кылану, аннан елмайган булуып янә кылану беркемне дә бизәми. Террорчы, карак булырга мөмкин дигәне анысы инде башка мәсьәлә...
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев