Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Дождь» каналының туры эфирында – Балтач егете Булат Карипов

«Дождь» телеканалын сирәк кеше карый. Кабель операторларында ул, гадәттә, түләүле. Сайтлары аша карасаң да акча түлисе. Башка матбугат чаралары белән чагыштырганда сүз иреге күбрәк булган әлеге каналда туры эфирда Балтач егете Булат Карипов эшли.

Күпләр аның чеп-чи татар районыннан чеп-чи татар егете икәнен белми дә, чөнки бернинди акценты юк. «Матбугат.ру» хәбәрчесе Булатның үзе белән сөйләште.

«Дождь» каналында чагыштырмача күптән түгел кызыклы гына бер проект чыга башлады. «Технический перерыв» дип аталган интерактив тамаша каналның үзендә, «Вконтакте» социаль челтәрендә һәм «ютуб»та туры эфирда бара. Өч яшь егет һәм бер кыз җәмгыять, сәясәт, тормыш, интернет һ.б. темалар турында сөйләшәләр. Кәҗәсе дә, мәзәге дә бар. Кирилл, Юля, Дима һәм Булат – дүрт җилкәнчек сәяси яктан шактый хәбәрдар. Бүген яшьләр сәясәт белән кызыксынмый дигән сүз алар турында түгел. Дүрт алып баручының берсе – Булат Карипов. Тапшыру барышында егетнең берничә тапкыр Балтачны да искә алганы бар. Бу аның туган ягы. Балтач урта мәктәбен тәмамлап ул Мәскәүгә укырга кергән.

– Булат, «Дождь» каналына ничек эләктең?

– Бу көтмәгәндә килеп чыкты, журналист булырмын дип уйламаган идем, чөнки мин Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбенең (Высшая школа экономики) Юридик факультетының 4нче курсында укыйм. Уку йортыбызның туган көненә багышланган бәйрәмдә ток-шоу алып бардым. Аның бер кунагы «Дождь» телеканалының генераль директоры Наталья Синдеева иде. Ул мине күреп алды һәм ток-шоудан соң мине студиягә килергә чакырдылар.

– Эфирга чыкканчы берәр әзерлек булдымы?

– Продюсерлар безне әзерәк өйрәттеләр. Үзеңне эфирда ничек тотырга кирәген аңлаттылар. Камера булмаганда дусларча ничек сөйләшәсез, шулай сөйләшегез диделәр дә камераны кабыздылар.

– Еш кына туган ягың Балтачны тапшыруда искә аласың – бу бик кызык. Махсус шулай еш искә аласыңмы?

– Махсус дип тә әйтү дөрес булмас, ләкин Балтач турында күбрәк кеше белүен телим, ул бит минем туган ягым.

– ТВ да күренә башлагач, таныган кешеләр яза башладымы?

– Яза башладылар, ләкин күп түгел, бер нәрсә дә үзгәрмәде.

– Эшең укуга комачауламыймы? – Юк, чөнки ул атнага бер кич кенә.

– Юрист һөнәрен телевидениегә алыштырырга уйламыйсыңмы?

– Юрист булырга инде беренче курстан ук теләмим. Реклама һәм телевидение юнәлешендә бара алсам, әйбәт булыр иде.

– Мәскәүдәге иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә укыр өчен бердәм дәүләт имтиханын ничә баллга тапшырырга кирәк? – ЕГЭны истә тотмыйм, 4 предметтан 350 тирәсе чыкты. Вышкадан тыш МГУ, СПБГУ һәм КФУ турында уйлаган идем, хәзер үземнең сайлавым турында үкенмим.

Әдилә СӘФӘРОВА.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: tvrain.ru, instagram.com/krpvb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар