Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ел ахыры – ел башы (ахыры)

Үткәнгә борылып карап, анализ ясау, киләчәккә планнар билгеләү... Менә шуны күздә тотып, газета укучыларыбызга без ике ел чатында үткән ел сезнең өчен нинди булды, яңа елдан ни көтәсез ише сораулар белән мөрәҗәгать иттек

Наил САФИУЛЛИН – “Стройград” ширкәте җитәкчесе:
– Безнең коллектив өчен ел бик әйбәт булды. Үзебез ниятләгәннән, планлаштырганнан күпкә артыграк эшли алдык. 92 миллионлык гимназиядәге капиталь ремонт, прокуратура, Бөрбаштагы пансионат, мәчет, Борнак авылында почта биналары ремонтлары... – һәркайсы вакытында, сыйфатлы итеп башкарылды. Киләсе елда да эшләребез күп булсын, нәтиҗәләрен күреп, куанырга язсын дияргә генә кала. Ел башында ук, бәйрәмнәр үтүгә, Нөнәгәр мәктәбенә капиталь ремонтка тотынабыз. Балтачтагы ике күпкатлы йорт ремонтын да озакка сузмастан башларга исәп. Ел эшле булып, уңышлы башланырга охшаган, дәвамы да шундый булсын, барыбызга да хәерле, эшле дә, ашлы да еллар килсен!

Радик МИХАЙЛОВ – район кино оешмасы җитәкчесе:
– 2018 елда без алдагы елга караганда да әйбәт эшләдек. Нәтиҗәдә республикада үзебез кебек утыз оешма арасында беренче урынга чыктык, шушы көннәрдә диплом белән бүләкләндек. Тамашачылар саны артуның бер сәбәбе – без Рәсәй киностудияләрендә чыккан тәрбияви эчтәлектәге фильмнар белән эшлибез. Шулай ук татар телендә дә шундый мәгънәле фильмнар арта. Районыбыздан тыш, элеккечә, күршеләребез Кукмара, Арча, Әтнә, Теләче районнары, Малмыж районы, Мари Илендә фильмнар күрсәтәбез. Шулай эшләгәнгә, тамашачы саны буенча да без беренче урында инде. Алга таба да тамашачыларыбыз күп булсын, райондашларыбыз бәйрәм ялларында өйдә, телевизор каршында гына утырмасыннар, автокинотеатрда берничә фильм күрсәтәчәкбез. Көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру