Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Электрон дәүләт хезмәтләренннән файдаланучылар 30 процентлы ташлама алачак

Халык арасында аеруча популяр саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую һәм башка төр электрон хезмәтләр арзаная. Ләкин моның өчен иң элек Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану өчен теркәлү үтәргә кирәк.

Бу мәсьәлә хакында бүген - 13 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин җитәкчелегендә җыелыш булып үтте. Әлеге ил күләм вакыйганы районда киң җәелдерү һәм халыкны яңалыкка тарту юнәлешендә эш башлап җибәрү өчен иң беренче чиратта бюджет тармагында хезмәт куючы коллективларына кагыла. Шуның өчен мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтле саклау учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Әлеге җыелышта җитәкчеләргә район халкының 70%ын агымдагы елның 1 декабренә кадәр РФ дәүләт хезмәте портлына теркәлүләрен оештыру бурычы куелды. Бүгенге көндә күпчелек райондашларыбыз Татарстан Республикасы электрон вариантта дәүләт хезмәтләреннән файдалануга ияләшеп килә иде. Ә хәзер һәр райондашның Россия гражданины буларак, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланулары да сорала.
Әлеге порталда теркәлү үтү өчен район күп функцияле үзәккә шәхесне ачыклаучы документлар, ягъни паспорт, СНИЛС, ИНН белән килергә һәм кәрәзле телефон номерын әйтергә кирәк. Телефон номерына килгән логин, пароль ярдәмендә теркәлгәч порталдан файдалану хокукына ия булачаксың.
Теркәлү узган затларга күрсәтелә торган электрон дәүләт хезмәтләренә ташламалар каралган. Дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны 30 процентлы ташлама белән түләргә була. 2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак. Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түләүләр күләмен 30 процентка төшерү хокукы бирелә.

Халык арасында аеруча популяр саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзанаер дип көтелә.
Ташлама алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәтләргә гариза бирергә кирәк. Аннан соң Шәхси кабинетта ведомствоның сезнең гариза буенча пошлина түләүгә счет тәкъдим итүен көтәргә һәм түләүгә күчәргә. Дәүләт пошлинасын банк картасы, электрон букча, мобильле телефон аша түләргә. Әгәр шартлар үтәлсә, сез пошлина түләүгә ташлама аласыз. Хәзерге вакытта порталда түбәндәге хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасын электрон төрдә түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган: машина йөртү таныклыгын алу яки алмаштыруга, транспорт чарасын теркәүгә, никах теркәүгә, теркәлгән никахны бозуга, иске һәм яңа үрнәктәге чит ил паспортлары, РФ гражданины паспорты алуга.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250