Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эльмира Галимова: Балаларны шатландырыйк! (фото)

Төренде дөнья акка - Кыш килде туган якка.

Кышның суык чакларында балаларның күңелләренә җылылык өстәп тау белән куандырырга булдык. Карадуганның үзәк урамында «Игенче» күмәк хуҗалыгы хезмәткәрләре, җирле үзидәрә, эшмәкәр Хөсәинов Рәис, Фәйзрахманов Рамил ярдәме белән Карадуган балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әтиләре зур тау ясадылар. Әтиләребез бердәм булу бик сөендерде. Тау ясауда катнашкан авылдашларга рәхмәтлебез.Барлык авыл халкы, балалар тауда күңелле итеп хәвеф-хәтәрсез шуарлар дип көтеп калабыз!

Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап - ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап - ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәслешәлен ябынган.
Куана бала - чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана - чаңгылар алып
Алар баралар тауга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250