Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиевтан «Мәхәббәт учагы» рецепты
«Мәхәббәт учагы» сыер итеннән фарш - 1 кг суган - 4 шт. май тоз, борыч бәрәңге - 5 шт. сөт - 1 ст. йомырка - 2 шт. майонез - 3 аш к. кетчуп - 3 аш к. Эш барышы Фаршны ике өлешкә бүләбез. Бер өлешен май һәм суган белән кыздырабыз....
суган - 4 шт.
май
тоз, борыч
бәрәңге - 5 шт.
сөт - 1 ст.
йомырка - 2 шт.
майонез - 3 аш к.
кетчуп - 3 аш к.
Бәрәңгене пешерәбез, йомырка һәм сөт кушып бәрәңге измәсе (пюре) ясыйбыз.
Калай табаны (противень) май белән сылап уртасына кыздырылган фаршны куябыз. Өстенә бәрәңге измәсен салабыз. Соңыннан калган фаршка йомырка, тоз һәм борыч кушабыз; аны, бутап, бәрәңге измәсе өстенә салабыз. Уртага йомырка кабыгының яртысын урнаштырабыз (рәсемдә).
«Вулканның» өске өлешен - кетчуп, аскы өлешен майонез белән сылыйбыз да, 30 минутка духовкага куябыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев