Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эльвина Иванова: “Мин дә журналист булам!” (+фото)

Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин иҗатка тартылам. Язучы абый-апа-лардан үрнәк алып, күңелемдә булган хис- кичерешләремне ак кәгазь битләренә төшерәм. Минем дә журналист буласым килә!

Журналист булу өчен кирәкле сыйфатлар да җитәрлек дип уйлыйм. Һәр яңалыкны да белеп, ишетеп, аңларга тырышам. Укытучы апаларымны үземнен мең төрле сорауларым белән кайчак аптыратып та бетерәм. Мәктәптә яисә китапханәдә берәр чара үткәрелсә, ул бәйрәм турында язма да әзерлим. Журналист теле белән әйткәндә, репортаж язам.

Быел миңа 11 яшь тулды. Хәзер мин - зур кыз инде. Ике яшемдә - әтисез, 7 яшемдә әнисез калгангамы, күңелемдәге уйларым күбрәк шигырь юллары булып туа.

Әти һәм әни, кадерлеләрем,
Сезне сагынып, күңелем тула.
Янәшәмдә юк, татлы йокыда
Төшемдә күрсәм, күңелем була.


Әле ярый әти-әнием урынына йөрәктәге бушлыкны Әлфинур әбием тутыра. Без аның белән гел бергә. Язмаларымны да иң беренче ул укый.

Зур уңышларым белән дә мактанып алыйм әле! Язган хикәя-шигырьләрем күп кенә газеталарда да басылды. Шигырем "Акчарлак" газетасы үткәргән бәйгедә икенче урынны алды. Хәтта "Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары өебезгә кунакка ук кайттылар! И, рәхәт булды да соң Гөлинә апа Гыймадова һәм Гөлгенә апа Шиһапова янында! Ә бер айдан мин үзем "ВТ" газетасы редакциясенә кунакка бардым. Кечкенә кыз килгән дип тормадылар, бөтен редакция белән каршы алдылар, бүләкләргә күмделәр. Баш мөхәррир Миңназыйм абый Сәфәров минем белән фотога төште, үзе язып, бик матур китап бүләк итте. Беләсегез килсә, Миңназыйм абый - барлык концертларны оста итеп алып баручы Гөлназ Сәфәрованың әтисе икән бит ул!

Моның белән генә тукталып калмыйча, район газетасы "Хезмәт" үткәргән фоторәсемнәр бәйгесендә катнашып, беренче урынны яуладым. Баш мөхәррир Вакыйф абый Зәкиев белән балалар кибете хуҗасы Фәридә апа мәктәпкә килеп котладылар. Вакыйф абый, Яңа ел бәйрәме алдыннан Кыш бабайны ияртеп, мине бәйрәм белән дә котларга килде.

Мәктәптә дә гел алдынгы булырга тырышам. Яхшы укыйм, төрле чараларда актив катнашам. Быел иң күп макулатураны да мин җыйдым. Нәкъ 100 килограмм булды ул! Директор абый кулыннан махсус бүләк тә алдым. Башкалар алдында сынатасым, артта каласым килми.

Яшь булсам да, бөтен тормышым әле алда икәнен аңлыйм. Тырышып укысам, югары үрләр яулыйсыма, киләчәгемне уңыш белән күмәсемә бер дә шигем юк.

Эльвина Иванова
Түнтәр авылы

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250