Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эльвира һәм Таһир «Көзге рейд»та беренче

22 октябрь көнне «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте республика күләмендә «Көзге рейд» турниры үткәрде.

Җәмгыять администрациясе һәм профсоюз оешмасы инде алтынчы ел рәттән әлеге тармакта эшләүче яшь газ хезмәткәрләре арасында махсус ярышлар уздыра. Быел әлеге чара 22 октябрь көнне Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күл янәшәсендә үтте."Балтач газы" идарәсе данын Эльвира Зәкиева, Таһир Вәлиуллин, Фәннур Латыйпов, Тәлгать Галиев яклады.
Катнашучылар урында ориентлашудан тыш, каршылыклар полосасы буенча үтте, гранат һәм мылтыктан атудан көч сынашты. Газчылар хәтта көймәләрдә дә йөзде.Әлеге ярышларның үзенчәлеге шунда, биредә һәр район бер команда булып көч сынашмый, командалар төрле район вәкилләреннән туплана. Ярышлар физик мөмкинлекләрне сынаудан тыш, бер коллектив булып эшләү сәләтен дә камилләштерә. Ә "Балтач газы" егет-кызлары бу нисбәттән сынатмый. Алар ярышларда бик матур уен күрсәтте. Эльвира Зәкиева белән Таһир Вәлиуллин командасы - беренче, Фәннур Латыйпов - өченче, Тәлгать Галиев дүртенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250