Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья...

Эшмәкәр булу җиңелме?

Районыбызда Раиф Нәкыйп улы Гафиуллин җитәкләгән «Мегаом» оешмасы күпләргә таныш. Алар башкарган эшләрнең кайберләренә тукталып китсәк, бу хезмәтнең күпкырлы һәм дә бик кирәкле икәненә инанасың. Алан күпфункцияле үзәгендә, Норма профлицей бинасындагы катлаулы эшләр, Салавыч урта мәктәбенең ашханәсендә, Урта Көшкәт мәдәният үзәгендә, Балтач бистәсендәге Төзүчеләр урамындагы 158нче номерлы күрфатирлы йортта, Кунырда авыл җирлеге бинасында, бистәнең Геройлар аллеясын зурайтуда, «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы мегафермасының яңа бинасында барлык җиһазларны ялгау, көйләү буенча эшләр – болар барысы да «Мегаом» ширкәтенең бу елдагы башкарылган һәм башкарылачак эшләре. Оешма елдагыча күрше районнарга да чыгып хезмәт күрсәтә, төрле объектларда эшлиләр. Арча районында, мәсәлән, шундый 7 социаль объектларда, яңа салына торган йортларда үзләренең хезмәтләрен башкаралар. Шулай ук Шәмәрдән бистәсендә башкарма комитет бинасында эшләре бар. Кайбыч районында терлекчелек бинасында да башкарылачак эшләрне аларга тапшырганнар.

Бу оешманың эше турында сөйләгәндә, аның оештыручысы, дистә еллар эшен көйләп алып баручы җитәкчесе турында әйтми калу мөмкин түгел. Гафиуллин Раиф Нәкыйп улы белән үземнең танышу 2000 еллар башында, район мәгариф челтәрен җитәкли башлаган чорда булды. Укыту-тәрбия процессын янгыннан һәм төрле афәтләрдән куркынычсыз булуын тәэмин итүнең беренче зур адымнары шул чорда ясалгандыр. Янгынга каршы сигнализация урнаштыру һәм аның эшләвен тәэмин итү, барлык электр челтәрләренең каршылыгын үлчәп чыгу, булган кимчелекләрне төзәтү, биналарның агач конструкцияләрен янгында янмый торган состав белән эшкәртү һәм башка бик күп эшләр шушы оешма белән беренчеләрдән булып башкарылды. Шул чордан бирле югалмый, ныгып, тулы көченә эшли торган оешма җитәкчесе кем ул, аның тормыш юлы нинди булган – аз гына шуңа тукталып китик.

Балачак һәм уку еллары, беренче хезмәт күнегүләре

Раиф Нәкыйп улының паспортында туу урыны Смәел авылы, дип язылган. Әтисе Нәкыйп шушы авылныкы, әнисе Гөлназия Кили авылы кызы. Арча педагогия училищесын тәмамлаган кызны Смәел мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ике яшь йөрәк кавышып гаилә коралар. Озак та үтми алар Балтачка күченәләр. Шушы күченү чорында, беренче кызлары Кадриядән соң, Раиф дөньяга килә. Нәкыйп ага гомер буе шофер булып, районның нәсел эше һәм ясалма орлыкландыру оешмасында эшләде, ул заман җитәкчеләренә, терлекчеләргә яхшы таныш, данлыклы Әмир Шаяз улын көне-төне колхоздан-колхозга йөртте.

Раиф Балтач урта мәктәбендә белем ала, әнисе Гөлназия Фазыл кызы шул чорда мәктәптә укытучы, соңрак завуч булып эшли. Әнисенә соңрак мәктәп директоры вазифаларын да башкарырга туры килә. «Әтиебез бакыйлыкка күчкәнгә 23 ел вакыт узды. Шөкер, әниебез исән-сау, янәшәбездә яши, бергә аралашып, аңлашып яшибез. Ул бүген дә безгә үзенең киңәшләрен бирә, безнең өчен кайгыра, оныкларының уңышларына сөенеп яши. Укытучы баласы буларак, шук булып булмады, басынкылыкка өйрәндем», ди язмабыз герое.

– Мәктәпне бетергәндә, дөресен әйткәндә, укытучылар һәм дә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортлары турында гына хәбәрдар идем. Өйдәгеләр, авыл хуҗалыгы институтына кер, дигәч, агрономия факультетын сайладым, студент булдым. Казан белән якыннан танышкач, башка бик күп уку йортлары бар икәне ачыкланды. Мин дөрес юлдан китмәгәнмен, дип, эленке-салынкы да йөри башладым. Казан авиация институтына керергә фикерләдем, әмма күчү юлларын табып бетерә алмадым. Башлагач, тәмамларга кирәк, дигән аек фикер өстен чыкты, укуымны яхшы билгеләренә тәмамладым. Районга кайткач, кайсы тарафка барырга белмәгәч, ул вакытта авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән Гарипов Мәсхүт абыйга мөрәҗәгать иттем, ул мине «Алга» колхозына тәгаенләде. «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов ул вакытта бу хуҗалыкта баш агроном, аның кул астында мин терлек азыгы әзерләү буенча белгеч булып эшли башладым. Бу этап ярты ел дәвам итте.

Эшмәкәрлеккә юл

1995 елның сентябрь аенда үз эшемне башлап җибәрдем, бу очракта Арча районы Айрат исемле егет белән танышып, янгынга каршы сигнализация, каршылыкны үлчәү юнәлешендә уртак эшне булдырдык. Айраттан мин бик күп нәрсәгә өйрәндем, кызганыч, аның гомере бик иртә өзелде. Бу өлкәдә аны үземнең беренче укытучым, дип әйтсәм, дөрес булыр. Ул заманда әле кулда лицензия дә юк, төрле эшчеләр белән эшне башкарабыз. Шул чорда Балтач районы янгын сүндерү оешмасы җитәкчесе Таһир Бариевич ярдәме белән бу юнәлештәге рес-публика оешмаларының җаваплы хезмәткәрләре белән танышып, нинди рәсми кәгазьләр кирәк, барысын туплап, беренче тапкыр төтен юлларын тикшерү өчен лицензия алдык. Укып, имтиханнар биреп, бер ел артыннан йөргәч, Түбән Новгород шәһәренә барып, электр челтәрләре буенча лицензияле булдык. Әле бит аны өч ел саен имтихан биреп, озынайтырга да кирәк. «Энергонадзор»ның Биектау бүлекчәсе белән тыгыш элемтәдә эшләдек. Янгынга каршы сигнализация кертү буенча рөхсәт кәгазен Мәскәүгә барып аласы булды. Дистә еллардан соң бу лицензияне сроксыз итеп бирделәр. Биналарның агач өлешләрен янгынга каршы состав белән эшкәртү буенча да лицензиябез бар. Бу рәсми кәгазьләр артыннан йөргәннәрне яза башласаң, үзе бер китап булыр иде. Шунсыз булмый да, чөнки болар бар да укучыларның, бакчаларда тәрбияләнүчеләрнең, хезмәткәрләрнең гомере, куркынычсызлыкны тәэмин итү белән турыдан-туры бәйләнгән.

Беренче адымнар

Бизнес, эшмәкәрлек дигәч тә, кереп китәргә бик җайлы булмады, ялгышлар да күп җибәрелде. Кул астында эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң беренче чиратта түләнергә тиешлеген шул вакыттан бирле беренче кагыйдәм, дип кабул иттем. Башлаган чор бартер заманы, вексельләр белән түлиләр, аның кимендә 30-35 проценты юкка чыга, хуҗалыклардан терлек тә, бәрәңге дә алдык, мебель фабрикасыннан ул заманда кибеткә чыкмаган стенкалар алып та сатып, хезмәт хакына тоттык. Эшли башлауга 7 миллион 500 меңгә (ул заманда һәркем миллионер иде) «Нива» машинасы алдык, кыш көннәрендә юлларда буран булганда, кабинаның барлык тишекләреннән кар тутыра иде. Түбәсеннән яңгыр үткәндә, зонтик куеп йөри идек. Соңрак тагын бер «Нива» машинасы алдым. Беренче эшчем СМУдан электрик Габдуллин Равил абый иде. Җайлап кадрлар туплана, эшләр дә табыла башлады, шулай итеп бүгенге көнгә килеп җиттек.

(Дәвамы бар).


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Раиф! Унышлар сина!!!

    Теги: эшмәкәрлек