Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Эшчеләр эш бирүченең мөлкәте түгел”

Һәрбер хезмәткәрнең гомере, сәламәтлеге турында кайгырту һәр хезмәт урынында тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.

Күптән түгел, район мәдәният үзәгендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш өлкәсендәге хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркеме катнашында, район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм эш шартлары буенча Координацион советның утырышы узды. Биредә район җитәкчелеге, район җирлегендә урнашкан оешмала җитәкчеләре, мастерлар, инженерлар катнашты.

Көн тәртибендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча  башкаручы Илшат Галимуллинның чыгышы тыңланды, сүз барышында ул районда  совет эшчәнлегенең, урыннарда хезмәтне саклауның, эш шартларының торышлары  белән таныштырып үтте. Районның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев төзелешләр барышында хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә тукталып, кимчелекләр дә юк түгеллегенә, слайд ярдәмендә,  басым ясады. Районда даими төзелешләр алып баручы “Стройград”, “Водстрой”, “Гранит” ширкәтләре үзләрендәге хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең сакланышы белән   таныштырганда, әлеге төзелеш оешмаларында хезмәтне саклау ни дәрәҗәдә булуын чамалавы кыен түгел иде. Эшче төркем вәкилләре моны шундук тоеп алды, алар тарафыннан бирелгән күпсанлы сораулар да җиренә җиткерелмәгән эшләрне ачыклауга нигезләнгән иде. Министрлыктан килүчеләр, үз чыгышларында, соңгы ун айда республиканың хезмәт урыннарында үлем очраклары күзәтелүен, салкын караш нәтиҗәсендә килеп чыккан бәла-казаларның җинаять җаваплылыгына илтеп җиткерүен искәрттеләр. Шуңа күрә, хезмәт урыннарында саклык чараларыннан башлап документ эшләренә кадәр тәртип булырга, инстуктажлар даими үткәрелеп торырга тиеш.

Безнең район төзелеш белән нык мавыга. Шунлыктан, төзелеш барган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше күз алдында – объектлар саклык корылмалары белән әйләндереп алынганмы-юкмы, эшчеләр махсус киемнәнме, башларында шлеммы, чокырларга басмачыклар куелганмы, куркыныч зоналарда махсус билгеләр бармы?... Вәкилләр төзелеш барган зоналарда бәдрәфкә дә каска киеп барырга тиешсез, ди.  Кыска метражлы үтемле документаль фильмны да алар үзләре белән юкка йөртми, әлеге тетрәндергеч тасманы залда утыручы һәркем игътибар белән карады. Фильмдагы “Сак бул, үзеңне сакла!” дигән җыр сүзләре күңелдә, канлы сюжетлар йөрәктә калды.

“Эшчеләр эш бирүчеләрнең мөлкәте түгел, – диде ахырдан утырышны йомгаклап Илшат Солтанович. – Алар тапшырылган йөкләмәләрне башкаручылар гына. Шуңа күрә, һәрбер хезмәткәрнең гомере, сәламәтлеге турында кайгырту һәр хезмәт урынында тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәтне саклау