Эшле, ашлы иткән оешма (Балтач «Агрохимсервисы» турында сәхифәләр)
1985 елдан башлап Балтач «Сельхозхимиясе»неӊ үсеше аныӊ шул елда билгеләнгән җитәкчесе, Яӊгул егете Наил Гыйләҗев белән бәйле.
Ул 1955 елда Яӊгул авылында дөньяга килә. Әтисе Рәүф – колхозныӊ данлыклы комбайнчысы, әнисе Гайшәбану – укытучы-тәрбияче, Яӊгул авылында күренекле шәхесләр була һәм алар балаларына ныклы хезмәт тәрбиясе бирәләр. Наил Гыйләҗев 1973 елда Яӊгул урта мәктәбен тәмамлап, Казан Авыл хуҗалыгы институтыныӊ механика бүлегенә укырга керә. Югары уку йортын уӊышлы тәмалагач, районыбызга, Балтач «Сельхозтехника» оешмасына эшкә кайта, шуннан армия сафларына алына. Хәрби хезмәттән кайткан яшь белгеч туган авылы – Яӊгулга, «Яӊа тормыш» хуҗалыгына баш инженер итеп билгеләнә, 3 ел анда эшләгәннән соӊ, 1983 елда Чепья «Сельхозтеника»сына управляющий итеп тәкъдим ителә. Ул елларда житештерү цехларын яӊарту, эшчеләрнеӊ торак шартларын яхшырту, икътисади яктан оешманы тотрыклы итү юнәлешендә күләмле эшләр башкарыла. Коллектив белән уртак тел табып, эшләр җайлана дигәндә, 1985 елныӊ апрель аенда Наил Гыйләҗевны ай-ваена карамыйча яӊа урынга – Балтач «Сельхозхимиясе»нә управляющий итеп билгеләп куялар.
Менә инде ул заманнардан чирек гасыр вакыт узып та киткән. Ул заманда 250 кешедән торган, әмма техника өчен ремонт базасы, башка төрле кирәкле биналар, машина-трактор кертү өчен җылы гаражлар турында хыялланган коллективны бердәм итеп туплау җиӊел булмагандыр. Тырыш, инициативалы яшь җитәкче үз алдына зур максатлар куя һәм хезмәттәшләре белән моӊа ирешә дә. Ул елларда төзелгән трактор һәм автомобильләр өчен өч җылытылган гараж, барлык төр җиһазлар белән тәэмин ителгән ремонт мастерское, зур егәрлекле тракторларга техник хезмәт күрсәтү пункты, төрле агулы химикатлар, ашламалар саклау өчен склад биналары хәзер дә оешманыӊ ныклы нигезе булып тора. Җитәкчелек Чепья авылында урнашкан бүлекчәнеӊ дә үсешенә зур игътибар бирә. Оешма үз эшчеләренеӊ торак шартларын яхшыртуны беренче бурыч итеп куя. 1986 елда 22 фатирлы йорт салынганнан соӊ, аерым, ике фатирлы йортлар төзүгә күчәләр. Балтачта шундый – 50, Чепьяда 14 фатир төзелә. Бүгенге көндә төзелеш алып баручыларга саллы ярдәм күрсәтелә.
Ул елларда эшләгән һәм хәзер хезмәт куючы механизаторларныӊ, шоферларныӊ, белгечләрнеӊ, тармак җитәкчеләренеӊ уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә Балтач «Агрохимсервис» оешмасы бүген республикада, районда иӊ алдынгы, район бюджетына саллы өлеш кертә торган эре предприятие булып санала. Соӊгы ун елда гына оешманыӊ республика, район җитәкчелеге тарафыннан ике дистәдән артык Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе моны ачык раслый. Кырларга органик ашлама чыгару, хуҗалыкларга минераль ашлама кайтарту, туплау, басуларны известьлау юнәлешенә өстәп, соӊгы елларда үзләренә җирләр алып, анда бөртеклеләр чәчеп, үстереп, ашлама куллануныӊ файдасын ачык күрсәтеп, мул уӊыш алып, аны исбатлыйлар. Бүгенге көндә игеннәр инде 500 гектардан артык мәйданда игеләләр. Җир җитмәү мәсьәләсе килеп тугач, Киров өлкәсенә чыгып чәчү мәйданнарын эшкәртеп, ул җирләрдә мул уӊыш үстерәләр. Күп җирдә инде күптән онытылган туфракны известьлау эшчәнлеге хәзер ил, репспублика хөкүмәте тарафыннан яӊадан күтәрелде, моныӊ өчен бюджеттан саллы ярдәм күрсәтү дә көтелә. Районыбызда еллар дәвамында алып барылган туфракныӊ ачылыгын киметү юнәлешендә известьлау тәҗрибәсен хәзер безнеӊ агрохимиклардан килеп өйрәнәләр. Шушы арада бу мөһим эш турында «Россия-24» каналы журналистлары предприятиедә булып, күләмле репортаж әзерләделәр.
Балтач «Агрохимсервис» оешмасы эшчәнлегенеӊ район халкы өчен тагын бер игелекле юнәлеше бар. Сүз – үзара салым акчасына авылларда юллар, күперләр, башка төрле объектлар төзү турында. Оешма 2007 елдан күрше районнарда юл төзелеше алып бара һәм 2014 елдан үзара салым программасы эшли башлагач, үзебезнеӊ районда ел саен 9-12 чакрым юлларны төзекләндерә, күперләр сала. Бу эш хәзер дә дәвам итә.
Оешма үзенеӊ эшләп тапкан кеременнән социаль өлкәгә сизелерлек ярдәм күрсәтә. Ел саен бу юнәлешкә тотылган финанс чыгымнар 2 миллион сумнан артып китә. Районныӊ спорт, мәгариф, мәдәният һәм дини оешмалары ярдәм сорап еш киләләр бу оешмага, аларга мөмкинлектән чыгып ярдәм ителә. «Татарстан Республикасыныӊ Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен лаеклы йөрткән Балтач «Агрохимсервис» җитәкчесе Наил Гыйләҗевка спорт өлкәсе дә ят түгел. Менә ике дистә елга якын инде ул район шахмат федерациясе рәисе. Район шашка-шахмат командасыныӊ, аерым уенчыларныӊ республикада, ил күләмендә уӊышлары мулдан икән, монда, һичшиксез, федерация җитәкчесенеӊ өлеше зур. Төрле шәһәрләрдә, төбәкләрдә уза торган күпсанлы ярышларныӊ чыгымнары аз түгел, оешма тарафыннан ел саен 300-350 меӊ сум күләмендә бу өлкәгә ярдәм күрсәтелә. Ә инде 20 елдан артык Балтач «Агрохимсервис» призына үткәрелә торган ярышлар район, республика, Киров өлкәсе, Мари-Эль шахматчылары өчен көтеп алынган бәйрәм. Агымдагы елда Балтач гимназиясендә үткәрелгән ярышларда 100гә якын шахматчы үзен сынап карады. Республика шахмат Федерациясе югарылыгында уздырылган бу ярышныӊ абруе зур, киләчәктә дә ул тукталмас, дип ышанабыз.
Менә шулай, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән 40 еллык бай тарихы булган Балтач «Агрохимсервис» оешмасы алга бара, районыбызныӊ икътисадына зур өлешен кертә һәм киләчәккә карап үсешкә, яӊалыкка омтыла. Бу тармакта эшләгән ветераннарныӊ барчасына рәхмәт хисләрен җиткерәбез һәм хәзерге буын агрохимиклары Сезнеӊ эшегезне ил күләмендә данларлар, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев