Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эссе көннәр булачакмы тагын?

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев алдагы атнага һава торышын фаразлады.

Татарстанның Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда бүгеннән һава температурасы түбәнәя. Көндез 18-23 градус җылылык булса, төнлә 4-9 гына булачак. Томан да көтелә.

Чәршәмбе көнне исә көндез республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр көтелә. 24 августта исә, көндез аяз булса да, төнлә яңгырлар явачак. Җил төньяктан исеп, һава температурасы түбәнәя. Көндезен 15-20, төнлә 5-10 градус җылы булачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә республиканың төрле районнарында яңгыр көтелә. Көндез 14-19 градус, төнлә 5-10 градус җылы булыр дип фаразлыйлар.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, эсселәр башка булмаса да, аяз, җылы көннәр булачак әле, ди.

- Хәзер бит төннәр озыная, салкыная. Шунлыктан һава җылынып бетәргә өлгерми. Сентябрьдә матур көннәр көтелә әле. Тагын шунысы бар — быел кыш җылы булмаячак. Ноябрь ахыры декабрь башы салкын булачак, аннары бераз җылы һава температурасы торыр. Гыйнвар ахырында кабат салкыннар кире кайтачак, ди ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы