Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эсселек әйләнеп кайта

Башкалада 1924 елгы рекорд кабатланырга яки эсселек хәтта аны (+25,4 градусны) узып китәргә дә мөмкин.

Бу атнаның икенче яртысында Россия территориясенең шактый зур өлешендә һава торышын антициклон билгели башлаячак, ул илнең кайбер төбәкләренә субтропик җылылык китерәчәк. 

«Аз болытлы һава торышы фонында» ял көннәрендә Мәскәүдә тәүлекнең якты вакытында +25 градуска кадәр, ә Россиянең Көньягында +25...+30 гардуска кадәр эсселек көтелә. Шимбә көнне, 23 сентябрьдә, башкалада 1924 елгы рекорд кабатланырга яки эсселек хәтта аны (+25,4 градусны) узып китәргә дә мөмкин, дип яза Татар-информ. 

Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 22 сентябрьдә, Татарстанда һава +22 градуска кадәр җылына, ә шимбә көнне — 23 сентябрьдә +24 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев