Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Факел» мәрхүм Шамил ага Гәрәевнең өметләрен аклый

Балтач бистәсенең көнчыгыш өлешенә урнашкан «Факел» яшүсмерләр клубының матур эшчәнлегенә тукталганчы, үткәннәргә кайтып, бераз аның тарихына күз саласы килә...

1980-1981 еллар. Ул вакытта «Балтач төзү-монтаж идарәсе» (СМУ) дип аталган оешмабызның иң көчле, иң тупланган, иң гөрләп торган вакыты. Кыскасы, ул районыбызда иң-иң оешмаларның берсе булды. Коллективта 200-300ләп кеше исәпләнеп, шуның күпчелеге яшьләр иде. Ул чордагы җитәкчебез Шамил Гәрәев эш белән генә түгел, күңелле итеп ял да итә белергә кирәк дигән фикерен әйтте һәм ул үзенең инициативасы һәм тырышлыгы белән бүгенге мәхәббәт, матур бинаны төзетеп чыкты һәм шуның белән ул районыбызның мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә үзенең саллы гына өлешен кертте.
Клубыбыз эшли башлагач, оешмабыз бөтенләй икенче яктан ачылып, җанланып китте, шулай итеп коллективыбыз районыбызга ике яклы хезмәт күрсәтеп - беренчедән матур-матур төзелеш объектлары белән сөендерсә, икенчедән җыр-моңга, биюгә, юмор хисенә бай икәнлекләрен күрсәтеп, район халкын үзләренең матур чыгышлары белән дә сөендерделәр. Клубыбызда нинди генә кичәләр үткәрсәк тә, ул гөрләп уза иде.
Ул вакытта район башкарма комитеты карары нигезендә һәрбер оешма берәр бәйрәмгә Балтач мәдәният йортында халыкка бәйрәм концерты куя иде. Үзебезчә, халыкча итеп әйтсәк, СМУларның концертын халык аеруча яратты һәм ул концертны кабат куюыбызны сорап, безгә бик еш мөрәҗәгать итәләр иде. Оешма клубында үткәргән Яңа ел бәйрәмнәрен дә Балтач халкы әле дә булса сагынып сөйли.
Коллективыбыз районыбыз үткәргән барлык чараларда да актив катнашып бик күп тапкырлар призлы урыннарга лаек булды. Шушы форсаттан файдаланып, минем сүзне тыңлап, гаиләләрен калдырып, бер әйтүдән репетициягә килгәннәре һәм халык таң калырлык итеп концерт куйганнары өчен ул вакыттагы барлык хезмәттәшләремә, «Карлыгач» ясле-бакча коллективына, ул вакыттагы бакча мөдире Гөлнур Вәлиевага, аның кызларына бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Тыңлаучан хезмәттәшләремне мин бүген дә сагынып искә алам.
Бүгенге көндә шушы традицияләрне «Факел» яшүсмерләр клубы коллективы дәвам итә. Алар бердәм коллектив: клуб җитәкчесе Азат Зәкиев, педагог-оештыручылар - Әдилә Гарипова, Илүзә Разыкова, клуб ачылганнан бирле шунда эшләүче Әлфинә Зариповалар үзләренең оештыру сәләтләрен, энергияләрен кызганмыйча, балалар, яшүсмерләр, өлкән кешеләрне клуб белән араларын өздермичә, төрле матур чаралар үткәреп, хезмәт куялар. Алар балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле түгәрәкләр үткәрү белән беррәттән, өлкән буын кешеләрен дә онытмыйлар. Җәй көннәрендә матур мәйданчыгыбызда, кыш көне клуб эчендә өлкәннәребез өчен «Аулак өй» кичәләрен һәм башка күп төрле чаралар үткәреп, безне кабаттан яшьлегебезгә алып кайтып киләләр, яшәргә дәрт өстиләр. Менә шулай күңелле итеп яши СМУ мәхәлләсе халкы.
Шамил абый Гәрәев та клубны төзеткәндә киләчәк буынга мәдәният хезмәтен күрсәтүче клуб булыр бу дип күңеленә кертеп куйгандыр. Аллаһыга шөкер, аның хыяллары чынга ашты, клубның бер генә көн дә буш торганы юк, ул һәркөнне балалар һәм өлкәннәр тавышыннан гөрләп тора.
Балтачтагы беренче төзелеш оешмасына нигез салучы, хөрмәтле Шамил агага да үзе исән булса быел 90 яшь тулган булыр иде. Шушылай итеп аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде.
Рәшидә Фәйзуллина
төзү-монтаж идарәсенең хезмәт ветераны
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250