Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәрхинур апа бүген аш итте

Кешеләрнең бу дәрәҗәдә ярдәмчел булуларыннан күзләргә яшьләр килә.

Балтач бистәсендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге Фәрхинур апа Миңнуллинаның янгын чыгып өе яшәргә яраксыз хәлгә килүе турында беләбез. Менә бүген шул әбидә йортка Корьән укытканнар, аш уздырганнар.

-  Фәрхинур әби социаль яклау бүлеге карамагында тора, - ди социаль яклау бүлеге Алсу Гатиятуллина.- Янгын булу сәбәпле, әбинең өе яшәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Әмма, рәхимле бәндәләр әбигә бик нык булыштылар. Бүгенге көндә әбиебез төзекләндерелгән, җиһазлы, җылы, якты йортта яши. Халыкның бик ярдәмчел булуына сокланып туймаслык.

Әбинең күршесе бик әйбәт, Марзия исемле, аның гаиләсенең күрше хакын хаклап яшәве мактауга лаек.

Гомумән, кешеләрнең бу дәрәҗәдә ярдәмчел булуларыннан күзләргә яшьләр килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм