Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фатирда дүрт ел мәет яткан...

Бер йортта яшәүчеләр берничә тапкыр газ исе килүгә зарланып, торак-коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать иткән. Иснең каян килүен озак вакыт ачыклый алмаганнар.

Уфадагы СССРның 50 еллыгы урамындагы бер йортта яшәүчеләр берничә тапкыр газ исе килүгә зарланып, торак-коммуналь хуҗалыкка мөрәҗәгать иткән. Иснең каян килүен озак вакыт ачыклый алмаганнар. Ул шулай дәвам да иткән булыр иде. Ярый әле ЖЭУдагы бер хезмәткәрнең йорттагы бикле фатирның ишеген ачып карау башына килгән.

Ишек ачып, эчкә үтүчеләрне коточкыч күренеш каршы ала. Алар ваннада фатир хуҗасының үле гәүдәсенә тап була. Билгеле булуынча, күршеләре бу фатирда яшәүчене инде дүрт ел буе күрмәгән. Бөтен фатир чүп-чар белән тулы һәм анда газ исе сеңгән була.

Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә. Алдан ясалган тикшерүләр буенча, ирнең гомере криминал нәтиҗәсендә өзелмәгән. Аның чын сәбәпләрен судмедэкспертиза ачыклаячак, дип яза Кызыл таң.

Их... Күрше күршегә керми торган куркыныч заманда яшибез шул!..

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәет