Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фердинант Гыйлемҗанов – республиканың “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе”

Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов 14-15 декабрь көннәрендә республиканың балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дип исемләнгән конкурста катнашты.

"Гражданлык" номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Фердинант Гыйлемҗановны тынгысыз хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез, җиңүе белән ихластан котлыйбыз.
Районда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең һәм җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендәге эшчәнлеге респубика күләмендә уңай яктан бәяләнеп килә. Узган ел бу конкурста беренче урынны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин откан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250