Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фирая Хәкимҗанова: "Комсомол - ул якты хатирә"

Кеше тормышында онытылмыйча, матур хатирәләр булып, күңелдә саклана торган еллар була. Мәктәптә үткән балачак еллары ул.

Нинди дә булса хезмәттәге казанышлар онытылырга мөмкин, әмма мәктәп еллары кеше күңеленең иң түренә кереп, якты хатирә булып урнаша һәм мәңге онытылмый. Чөнки бу еллар шук-шаян балачактан яшьлеккә күчү, хыялларның җилпенеп канат каккан, яшьлекнең бөредә чагы һәм тормыш юлының башы булып тора.

Мәктәп елларын искә төшергәндә "Әлифба", парта, кара савыты, каләм, әлбәттә инде ягымлы йөзле , кайгыртучан, хәреф танырга өйрәткән беренче укытучың күз алдына килә. Октябрят булам, күкрәккә йолдыз тагам дип тырышып укулар, пионерга кергәч, ап-ак яка астыннан кызыл галстук йөртүләр, мәктәп тормышы, дәресләрдән тыш пионер эшләре белән кайнап йөрүләр - болар барысы да әле генә кебек. Ундүрт яшь тулгач комсомолга алалар дип дәртләнеп, тәртипле булып, яхшы укырга тырышып (шулай булырга тиеш, комсомолга һәрьяктан үрнәк булсаң гына алалар) комсомол Уставын өйрәнгән чаклар һәм ниһаять комсомолга кергән көн бүгенгедәй истә, 1965нче елның ундүртенче феврале иде ул.

Аннан соңгы мәктәп чоры ул инде комсомол эшләре белән кайнап узды. Мәктәпне бетергәнче пионервожатый булып эшләүләр, пионер отрыды, дружина сборларына үзең пионервожатый булып эшләгән классны әзерләүләр, мәктәпнең комсомол комитеты әгъзасы булып тору, гомумән мәктәп, комсомол тормышында кайнау, ул минем киләчәк тормышыма зур юнәлеш булган икән. Мәктәптә пионер, комсомолның, гомумән, ул чактагы тәрбиянең йогынтысы шулкадәр көчле булган, ул тәрбия мәктәпне тәмамлагап тормыш юлына чыккач та ниндидер бер кыса эчендә торырга, куйган максатыңа ирешергә, тырыш булырга, һәрнәрсәдә үрнәк булырга кирәклегеннән гыйбарәт иде. Бу тәрбия чыныгу, зур таяныч булды.

Комсомол елларыннан килгән шушы актив тормыш тәҗрибәсе хезмәт юлымда да дәвам итте. Җәмәгать эшләренә, сайлау алды комиссияләрендә, халык санын алу буенча хезмәт куюлар болар барысы да комсомол тәрбиясе.

1995нче елда район җитәкчелеге миңа зур ышаныч белдереп, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләде. Бу авылларда клубларга яшьләр йөрми башлаган, өйдә телевизор каршында бернинди мәгънәсе булмаган сериаллар карый башлаган еллар, шулай ук яшьләр арасында тәртипсезлек арта башлаган, өйләнмәгән егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар саны ишәя башлаган чор иде. Яшьләр арасында әхлаксызлыкны булдырмый калу максатында нинди дә булса үтемле чаралар уйлап табарга кирәк иде.
Иң беренче эш планнарыбызны булдырдык һәм район башкарма комитеты раславына "Яшь буынга әдәп-әхлак кагыйдәләрен һәм гаиләнең әхлакый кыйммәтен төшендерү, аларны милли рухта тәрбияләү, җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә, хатын-кызларның тыйнаклыгын һәм аналар хакын саклау турында" карар проекты тәкъдим иттек. Яшьләрне милли йолаларны, гореф-гадәтләрне белмәүләрен исәпкә алып, хатын-кызның гаилә учагын сүндерми саклаучы, киләчәк буынны тәрбияләүче һәм ананың дәрәҗәсен таныту максатында урыннардагы хатын-кызлар берләшмәләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп колективы белән төрле файдалы чаралар уздыруны гамәлгә керттек.
Балалар үстерүче аналарны әхлаксызлыктан коткару өчен аларга ярдәм итү, катлаулы хәлгә калган балалар белән аралашу, җәмгыятчькә балалачак шуклыклары сәбәпле рәнҗетелгән шәхес чыкмасын өчен әти-әниләр, тәрбияче-укытучылар белән эшләү төп бурычыбыз булып тора һәм без аның нәтиҗәсендә дә күрәбез.
Район хатын-кызлар оешмасы һәм аның авыл җирлекләрендәге әгъзалары балалар тәрбиясенә, гаилә тотнаксызлыгына, хезмәт коллективларындагы ямьсез күренешләргә битараф түгел, андыйлар һәрчак безнең күз уңында. Без ярдәмчел, кайгыртучан, максатчан - табигатебез шундый, төп вазифабыз шулай куша. Илебезгә дә, гаиләбезгә дә, тирә-юньдәгеләргә дә ышанычлы таянычлар булып, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләүче гамьле аналар булып, чын хатын-кыз бәхете белән яшәү өчен тырышабыз.

Районда яшәүче халыкның 52 процентын тәшкил иткән хатын-кызлар белән һәрчак аралашып яшибез. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре, әдәп-әхлак, гаилә тормышы проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшәбез, бурычлар куябыз һәм кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзлибез, шатлык-сөенечләрне уртаклашабыз.

Фирая Хәкимҗанова
Район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250