Фитофторадан сарымсак ярдәм итә
Фитофтора бәрәңге өчен генә түгел, помидор, борыч, баклажан өчен дә зыянлы.
Шуңа да бу авыруга профилактик чараларны алдан күрергә кирәк.
Сарымсак төнәтмәсе белән марганцовка: 100 гр сарымсакны (суганчасы, яфрагы, ботагы да ярый) ит тарткыч аша чыгарабыз. Өстенә бер стакан су салып, бер тәүлек төнәтәбез. Аннары сөзеп, 10 литр суга кушабыз, 1 грамм марганцовка да салырга онытмыйбыз. Һәр 10-15 көн саен шуны үсемлекләргә сибәбез.
Фитофтораның беренче билгеләре күренү белән, 1 процентлы бордос сыекчасы яисә бакыр купоросы (10 л суга 40 гр исәбеннән) эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Шулай ук оксиком препаратын 10 л суга 20 г исәбеннән салып кулланырга мөмкин. 10 литры 1,5 сутый бакчаны эшкәртергә җитә. Ике атнадан соң кабатларга да була.
Трихопол да ярдәмгә килә ала. 1 төймә «Трихопол»ны бер литр суга салып эретәбез дә һәр ике атна саен шуны үсемлекләргә сибәбез.
Әчегән сөт сүлен (сыворотка) шуның кадәр күләмдәге су белән кушабыз да июль аенда һәр көнне шуны помидорларга сибәбез.
Помидор төпләре арасына ара-тирә көл дә сибәргә була.
Сөт белән йоданы да эшкә җигәбез. Ун литр суга майлылыгы аз булган бер литр сөт һәм унбиш тамчы йода салабыз. Һәр ике атна саен үсемлекләргә сибәбез.
Бер стакан тозны ун литр суда эретәбез һәм помидорны шуның белән эшкәртәбез.
Фитофтораның беренче билгеләре күренүгә, 10 литр суга 100 гр чүпрә салып та сибәргә мөмкин. «Фитоспорин» препаратын да кулланып карагыз. Аны инструкция буенча кулланырга кирәк.
Тулырак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев