Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Флера Габдуллина: "Сагынам Сезне!"

Үткәннәр, үткәннәр...Һич кенә дә үткәндә калырга теләмиләр.

Гомер буе безгә "ияреп йөрүләре" генә җитмәгән, искә төшеп, күңелне айкап алалар да,җанны сагыш- моң белән "шыплап" тутыралар.Алга барган саен кеше нигә артына ешрак борылып карый икән?Ни эзли ул аннан?

Мин, үземне белә башлаганнан бирле, гел әбиләргә төшә идем. Аларның өе безгә сигез өй аркылы гына.Ә безнеке авыл башында.Көн саен диярлек әни белән, бик арымаган булса әти дә безгә иярер иде, әбиләргә барып, кич утырып кайтыр идек. Әби гомере буе әнигә шуның өчен рәхмәт укып, хәерхаклы булып яшәде.

Кечкенәрәк чакларда, аларның сөйләшкәннәренә "оеп", йоклап та киткәли идем. Кайтканда әти кулларына күтәреп алып кайтыр иде .Ә мин уянсам да, йоклаганга салышып, керфек арасыннан гына күкне күзәтеп кайтыр идем. Ә күк тулы йолдызлар! "Хәйләңне аңладык, кызыкай", - дигән кебек, алар миңа күз кысарлар иде.Ләкин бер вакытта да мине өлкәннәргә "сатмыйлар "иде үзләре! И әтинең көчле кулларында тирбәлеп кайткандагы ул рәхәтлекләр!

Кыш көне, тау шуып арыгач та, мин туп -туры Васипҗамал әбиләремә кайта идем.Килеп керүгә ,әбием кочып, биттән үбеп алыр иде.Мич буенда торган эскәмиягә утыртып, чишендерер һәм сөтләп тәмле чәй ясап бирер иде.Әбием пешергән хуш исле, йомшак кабартмалар һәм көлчәләр белән тагын бер генә тапкыр чәй эчәргә иде! Кибет ипиен ашказаны килештермәгәч, ул көнаралаш икмәкне үзе сала иде. Ә калган камырдан бер -ике таба кабартма һәм көлчә ясар иде.

Икмәк салган көнне кечкенә генә өй эче, борынны кытыклап, авыздан сулар китереп, хуш искә күмелер иде.Өйгә бәйрәм төсе иңәр иде. Дөньяда шул яңа пешкән икмәк исеннән дә тәмлерәк ис юктыр, мөгаен!
Зуррак үскәч, шул кабартмаларны сагынып искә алгач, әни үзе пешереп тә биреп карады. Ләкин алардан бөтенләй башка тәм килә иде. Әбиемнекенә җитми иде алар ! Үзләренчә, бүтәнчә тәмле иде алар.

Мәктәп , әбиләрне узып, өч -дүрт өй аркылы гына.Ике дәресне укыгач, озын тәнәфестә дә әбиләргә кайтып, шул хуш исле кабартма- көлчәләр белән чәй эчеп килә идем.Чәй белән эчәргә әбием зур кисәкле шикәрләр дә ваклап куяр иде.

Җәй көннәрендә әбием белән капка төбенә чыгып утырыр идек. Аның кесәсендә я көнбагыш, я эрбет чикләвеге бар дә бетмәс иде.
Сигез баласы бер дә күчтәнәчтән өзмәделәр үзен.Посылканы гел җибәреп кенә тордылар. Көнбагыш чиртә-чиртә, мин сабыйны сөйләштереп утырырга ярата иде мәрхүмә.Инде безнең янга тагын берәрсе килеп утырса, биргән сәламен алып, хәлләр сорашкач, берәр сәбәп табып кереп китәр иде дә, минем белән ишек алдына-шомырт күләгәсе астына барып утырыр иде. "Аларның гайбәтләрен тыңлап, гөнаһ җыеп утырыр хәлем юк әле", - дияр иде.

Яз да ак шәлгә уранган ул шомырт агачы белән дә күпме истәлекләр бәйләнгән. Агач күрше ызанда үссә дә, ябалдашлары әбиләр ишек алдына да мул булып салынып төшкән. Шомыртлары караеп пешкәч, күрше малае белән тарткалаша -тарткалаша, койма башына менеп, телләр карайганчы , шомырт ашар идек. Сабыйлар бит, ул "ашама, безнең шомырт бу, "-дип мине куар иде. Ә мин, аннан бер яшькә кечерәк булсам да,аптырап калмый идем."Шомырт бабайларныкы, койма тотканда сезнең якка кереп кенә калган ", - дип телләшер идем.

Әбиемне барысы да яраталар, хөрмәт итәләр иде. Кеше белән талашып йөргәнен дә, сүзгә килгәнен дә хәтерләмим.Гайбәт сүзләр сөйләп утырганы да булмады.

Еш кына утырмага дус карчыклары да килер иде.Арткы урамда яшәгән Камилә карчык килгәч тә, башта чәй куеп эчтек.Аннары алар үткән гомерләрен искә төшерә башладылар. Авыр сугыш елларында, чабата белән кияргә, әбкәм сатарга дип, тула оеклар бәйләгән.Казанга илтеп сатарга кирәк.Шәмәрдәнгә кадәр ун чакрым араны җәяүләп барган. Поездга утырыга билетка акчасы юк.Кышкы зәмәһир суыкта поездның баскычына утырып барган. "Шул кадәр туңдым, сикереп төшәргә хәлем калмагач,эчтәгеләргә әйтеп, тибеп төшереп калдырдылар, "- дип сөйләде.

Икенче баруында, квартирга кергән хуҗа хатын алдап, оекларын алып калып, акчасын түләми генә кайтарып җибәргән.Ничә тапкыр сораса да бирмәгән.

Мин, авызымны ябарга да онытып, шул истәлекләргә "кереп чума" идем. Теге алдаган кешеләрне эчтән орышып, йөрәгемдә аларга карата нәфрәт хисе тулар иде.Нәни сабый йөрәгем белән әбиемне шундый кызганыр идем! Каһәр суккан сугыш аркасында нинди генә газаплар кичермәделәр алар?! "Лаеш шулпаларын "чиләкләп эчтеләр.

Эх, кайтарырга иде шул әбиләрем өендә калган гүзәл мизгелләрне!Әбиемнең шул ашаткан тәмле көлчәләре, хуш исле кабартмалары өчен, битләреннән үбә-үбә, кат-кат рәхмәт әйтергә иде. Сабый чакта андый акыллар булмый шул. Ә акыл кергәндә, әбием безне ташлап, бакыйлыкка китеп барган иде инде.

Рәхмәт, Васипҗамал әбием! Ничә килсәм дә безне ачык чырай белән каршы алдың.Тәмле чәйләреңне ясап эчерттең. Үзеңнең сигез балаң янына дүрт оныгыңны да сыйдырдың.Чөнки син михнәтне күп татыгын буын кешесе.Сез , тылда эшләп, каһәр суккан сугышны җиңдегез. Сигез балаңны , әҗәл кулына бирмичә, саклап кала алгансың. Бабам Рәхмәтулла белән аларга дөрес тәрбия биргәнсез. Кеше иткәнсез. Рәхмәт, бабам! Син өч сугышны җиңеп кайткансың. Сезнең аркада без хәзерге рәхәт, мул тормышта яшибез.Сезгә шуның өчен һәрберегезгә һәйкәл куярга кирәк.

Чыра яктысында яшәп, бәрәңге кәлҗемәләре белән тукланып, тула оек белән чабаталар киеп йөрсәгез дә, сезнең күңел шул михнәтле дөньяның үзен сыйдырырлык киң булган. Җаныгыз кирәгеннән артык юмарт булган.
Рәхмәт Сезгә!Бу хатирәм Сезнең рухка догам булып барып ирешсен иде. Мин беләм, Сез күптән җәннәттәдер инде.
Флера Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250