Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәргать Һадиев: "Хезмәтебезнең чын асылы - табигатьне саклау, яшелләндерү"

Сентябрь аеның икенче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Балтач урман хуҗалыгының баш урманчысы Фәргать Һадиев белән районның урман фонды, шушы игелекле һөнәр ияләренең көндәлек эшләре турында сөйләштек.
- Коллектив һөнәри бәйрәмебезне лаеклы каршылый, безнең эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да күрсәткечләребез яхшы. Инде ничә еллар рәттән һөнәри осталык бәйгесендә призлы урыннар яулыйбыз. Быелгысы исә ике атна элек Каргалы урманында, 51 кварталда үтте. Баш урманчылар, мастерлар агач һәм куакларны үлчәүдә, агач кисү, мылтыктан ату, янгынга каршы инструментлар белән эшләү, диләнкеләрне үлчәү һ.б. осталыкларын күрсәтте. Безнең команда беренчелекне яулады. Гомумән ярышларда гына түгел, Балтач урман хуҗалыгы урманнарны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, урманнарны торгызу, саклау чараларын да еш үткәрәбез, - дип сүз башлады баш урманчы.
Бүгенге көнгә Балтач урман хуҗалыгында урманнар 14 мең гектар мәйдан били, бу 157 квартал дигән сүз. Урманнар районда гына түгел, Саба, Арча, Кукмара районы, Мари Иле Республикасы һәм Киров өлкәсе җирлегендә дә урнашкан.
Урманчылар тарафыннан бик күп эшләр башкарыла, ел саен карт агачларны кисү (һөнәри телдә бу яшь агачларга үсәргә мөмкинлек бирү дигән сүз икән - Г.Г.), элегрәк утыртылган посадкаларда агачларны сирәгәйтү, яңаларын утырту, халык өчен кирәкле материаллар җитештерү төп хезмәтләрдән санала.
- Иске урманнарны санитар кисү, әлбәттә, урманнарны яңарта һәм яңа агачлар үсүгә мөмкинлек бирә. Киселгән агачларны кая озатасыз? - дип кызыксынам.
- Киселгән агачларны без Алабуга агач эшкәртү заводына җибәрәбез. Шулай ук шәхси хуҗалыкларга 20 кубометр утын, 20 кубометр төзелеш материаллары да бирәбез, - ди Фәргать Һадиев.
Тармакның өстенлекле бурычларының берсе - урманнарны торгызу. Бүген районда кар саклагыч урман полосалары утыртылмаган юллар бөтенләй юк. Урман хезмәткәрләре көче белән эрозиягә каршы үсентеләр дә утыртыла.
Кили авылындагы питомник та гөрләп эшләп килә, биредә Руфия Хәбибуллина, Людмила Петрова һәм Нурания ханымнар елына 600 меңгә якын үсентене тәрбияләп үстерә. Питомникта үстерелгән күпме яшь нарат, карагай, җиләк-җимеш агачлары Балтачыбызны бизәп тора! Язын һәм көзен агач утырту көннәре оештырыла.
Балтач участок урманчылыгының Кили авылында урнашкан пилорама барлык төр такталар эшләп чыгара. Халыкта ихтыяҗ бар, шуңа да биредә төрле эшләнмәләргә заказлар тукталып тормый.
Фәргать Һадиев әйтүенчә, һәр эшнең уңышы, иң элек, аны башкаручы кешеләргә бәйле. Ә Балтач урман хуҗалыгында үз эшләренә тугры кешеләр хезмәт куя. Мастерлар Марсель Низаметдинов, Фәргать Әкбәров, Тәүфыйк Камалов, Равил Низамов, Илшат Хәкимов, Рәсүл Мөхәммәдиев зур тәҗрибәгә ия хезмәткәрләр, һәрберсе үз эшләренең чын осталары.
Калганнар әле иртәнге чәен эчкәндә таң белән бергә уянып, иртәнге сәгать алтыларда инде гозер белән килгәннәрне кабул итүче Фәргать Һадиев үзе дә тырыш, максатчан кеше. Аерым парник булдырып, башка урманчылыкларда булмаган экзотик агачлар, куаклар үрчетү турында ничә еллар хыялланган булган. Быел исә 3кә 8ле парникта нинди генә агачлар үсми. Әле бу башлангычы гына, халык ихтыяҗын өйрәнеп, киләчәккә тагын да зур планнар белән яши урманчы.
- Хезмәтебезне күреп мактаучылар да, рәхмәт әйтүчеләр дә, урманнарны кортасыз дип сүз ишеттерүчеләр дә бар. Юкса, хезмәтебезнең чын асылы - табигатьне саклау, яшелләндерү, - ди Фәргать Һадиев.
Сүз дә юк, әлеге ару-талу белмәс хезмәткәрләр тырышлыгы белән безнең урманнарыбыз яңара, чистара, табигать ямьләнә, туган төбәкнең экологиясе яхшыра. Ә бу - кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен имин мохит дигән сүз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250