Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлауда тавышын бирде

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 18 сентябрь иртән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауда катнашты дип хәбәр итә Дәүләт советының матбугат хезмәте.

Парламент җитәкчесе Вахитов районындагы №116 лицейда урнашкан №43 сайлау участогына 8.30 да килде. Сайлаганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин күзәтүчеләр белән сөйләшеп, аларга рәхмәтен белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сайлау кампаниясенең сәяси партияләр һәм кандидатлар тарафыннан актив үтүен әйтте. Парламент җитәкчесе сайлау участокларына мөмкин кадәр күбрәк кеше килүенең мөһим булуын билгеләп үтте - чөнки бу Татарстанның федераль үзәктәге урынын билгели.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына сайлау белән бергә 38 муниципаль районда (185 торак пунктта) җирле депутатларны сайлау узуын әйтте.

№43 сайлау участогы сайлау комиссиясе рәисе Гөлсирин Мөхәммәтҗанова сәгать унга 20 процент сайлаучы тавыш бирүен хәбәр итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250