Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Газ беткәнне әйтмиләр,.. монысында ут бетә

"Хезмәт"не укучыбыз газ беткәнне әйтмиләр дип шалтырата.

"Заманында гәҗиткә белдерү бирәләр иде. Берара, әле күптән түгел генә, газ бетте, әйтүче дә булмады. Хәзер бит тормышлар газга көйләнгән, өйне җылытам дисәң дә, ашарга пешерим дисәң дә газсыз булмый. Урамнарга язып элгән кечкенә белдерү кәгазьләре белән генә булмый, бөтен кеше дә өеннән чыгып йөрүчән түгел, матбугатта бастырып чыгарырга кирәк", ди өлкән укучыбыз.
Әгәр хәбәр итсәләр, хәбәрләрне шундук сайтка да куя алабыз анысы. Әмма прессага хәбәр итү - итмәү оешманың үзеннән тора. Ә менә электр челтәрендә эшләүчеләр төрле сәбәпләр аркасында ут бетәргә мөмкин икәнлеген алдан-ала җиткерә. Бу якшәмбедә, 15 октябрь көнне Балтач бистәсенең үзәк урамында, редакция тирәсендәге объектларда, йортларда , 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, ут бетәргә мөмкин икәнлеген хәбәр иттеләр. Тик...алар да редакция өчен дип әйтте, ә без сайт укучыларыбызга да җиткерәбез. Димәк, ял көнне, электр линиясендә төзекләндерү эшләре барганлыктан, бистәдә билгеле бер сәгатьләрдә ут бетеп торачак. Алдан-ала әзерләнеп торыгыз...
Веб-редактор фотосы
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9