Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөлнур Габелганиева: "Бәйрәм җылы хисләр калдырды"

Быел өлкәннәр көне төрле яктан зур игьтибар белән узуы безне бик сөендерде. Кариле мәчетеннән эшмәкәр егетләр бәйрәм белән котлап, Кариле җирлегендә яшәүче олы яшькә җитеп узган өлкәннәргә күчтәнәч пакет таратып чыктылар.

Аннары 5 нче октябрьдә "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов ярдәме белән оештырылган район мадәният йортында искиткеч "Мирас" ансамбле концертын карап, бик ошатып кайттык.
Район җитәкчеләре дә безгә күңелле булсын дип төрле бәйгеләр оештырган иде. Зонтик бизәү бәйгесенә дә оныкларым белән бик теләп катнашып, урын алуы да шатлык булды. Өлкәннәр көне әнә шулай быел матур, күңелдә җылы хисләр калдырып узды.
Безне искә алып олылап шушылай зурлаганнары өчен, район җитәкчеләренә,социаль яклау бүлегенә, Рашит Ильясовка, Кариле мәчетен, эшмәкәр егетләргә, Кариленең барлык әби-бабайлар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Һәр барчасына исәнлек-саулык, эшләрендә хәерле бәрәкәтле уңышлар телибез.
Гөлнур Габделганиева,
Кариле авылы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250