Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гөмбә җиләк түгел, аны чиләккә җыймагыз!

Гөмбә ашап агуланмас өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.

Җәй күңелле, рәхәт чор инде. Кемдер — җиләк, ә кемдер гөмбә җыярга ярата. Гөмбә сезоны ачылу белән халык урманга ашыга. Кызганычка каршы, һәр елны гөмбә ашап агуланган кешеләрнең саны арта, шуңа да «Роспотребнадзор» сайтында бу уңайдан киңәшләр басылган.

Ведомство хәбәр итүенчә, гөмбәдән агулануны сәламәтлекләре какшаган кешеләр һәм балалар авыр кичерә. Бала организмында бу ризыкны үзләштерерлек кирәкле күләмдә ферментлар юк. Шуңа да 14 яшькә кадәр булган балаларга гөмбә ашатырга ярамый.

Гөмбә белән агуланмас өчен аларны юлдан читтә, завод-фабрикалар якын булмаган, экологик чиста урыннардан җыярга кирәк. Аларны чиләккә яисә пакетка салырга ярамый, бары тик үрелгән кәрзингә җыярга кирәк. Өйгә кайткач, көнендә эшкәртеп кую да бик мөһим

 

Чыганак

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев