Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гомер баскычлары

Әйе, гомер баскычларын узу авыр булса да, аның нәтиҗәсе үзеңне канәгатьләнерлек булса, димәк, куйган хезмәтең юкка чыкмаган, юкка яшәлмәгән.

Сугыш чоры балалары, алар күргән михнәтләр турында күп язалар. Сугыш арты елларында туган балаларга җиңел булганмы әллә? Кайсы имгәнеп, ярым-йорты булып, кайсы күргән газаплардан психикасы бозылып кайткан ир-егетләр, үзләрен җир кендегедәй тоеп, җәза алмасларына ышанып, ни теләсә шуны кылып яшәгән колхоз түрәләре, барысы да алай дип әйтүем түгел, булгандыр арада бик миһербанлылары да, тик безгә арбаларны ватып, бәрәңге арасыннан чүп җыйган өчен чыбыркы белән куып йөри торганнары эләкте.

Сугыш арты елларында туып бары үз көче, сәләте белән мәртәбәләргә ирешкән, гомер көзләренә кергәч тә яшәү дәртен, иҗат эшчәнлеген туктатмаган шәхесләрнең берсе турында иде сүзем.

Сасна егете Хәмзә Фәсхетдинов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Днепрның бозлы суын бүрәнәләргә ябышып кичеп чыгып, Берлинны алуда катнаша. (Бу турыда Советлар Союзы герое Борис Кузнецов истәлекләре буенча фильм да төшерелгән). 1947 нче елда сугыштан кайтуга Сасна кызы Фатыймага өйләнә. Тик бозлы суны кичү, сугыш яралары нәтиҗәсе — 4 елдан бакыйлыкка күчә. Апасы Тәнзиләгә — 3, Гаязетдингә 1 яшь була ул чакта.

Әниләре эшкә батыр, сүзгә оста, зиһенле хатын була. Балаларын шәхси үрнәге, хезмәткә мөнәсәбәте белән тәрбия-ли. 2025нче елда сугыш тәмамлануга 80 ел була. Тарих ул кешеләр язмышы, алар башкарган фидакарь хезмәт, аларның яшәү рәвеше. Димәк, Җиңү таңын арттыруда Хәмзә абый, Фатыйма апаның да өлеше зур. Алар хезмәтләре белән ил үсешенә өлеш кертерлек тырыш, сәләтле балалар да үстергәннәр.
Гаязетдин 1949нчы елда, табигатьнең гүзәл мәле, мул уңышлы, көз аенда туа. Шуңадырмы Аллаһ аңа төрле сәләтләрне дә мулдан биргән. Әниләре белгәннәрен эш арасында балаларына өйрәтә. Тормышларын ямьләндереп шигырь, әкият, мәзәкләр сөйли. Гаязетдин аларны тиз ота, сәнгатьле итеп сөйли дә. Авыл үзешчәннәре нәни малайны толыпка төреп авылдан-авылга концерт куярга алып бара. Мәктәптә укый башлагач фән олимпиадаларында, җиңеп мәктәп, район данын яклый.

Артист буласы килә аның, урта белем алып Казанга дип чыгып китә, тик ул вакытта мәдәният институты юк. Малай икенче юлны сайлый. Яраткан укытучысы Ләмига Сираҗиева киңәшен тотып химик-биолог һөнәрен сайлый һәм пединститутка укырга керә.

Тиздән институтта күпләр аны танып исәнләшә башлый. Чөнки ул институт, факультет үткәргән һәр чараның үзәгендә кайный. ФОПта укып «Татар театры режиссеры» һәм Россиянең атаклы балетмейстры Гай Таһиров курсларына йөреп биюче дипломы ала. 5 ел рәттән институтның гала-концертларында чыгыш ясап, дипломант була. 

Каникулга кайткач район агитбригадасы белән авылларда, басу-кырларда чыгыш ясыйлар.

Районга эшкә җибәрел-гәч, ул үзе укыган Сасна мәктәбен сайлый. Аның тәҗрибәләр белән үткәргән дәресләренә, кызыксынып өйләгә өйләренә кайтучы авылдашлары да керә. Тиздән укучыларының район олимпиадаларында җиңүләре дә күренә башлый. Аның алып барган бию, «Нәфис сүз» түгәрәкләренә укучылар күпләп йөри. Комсомол укуларын алып бара. Укуларга курыкмыйча, Мәскәү һәм башка республика кунакларын өйрәтергә алып киләләр. Тәҗрибә участогы да үрнәк алырлык була.
11 ел эшләгәч аны район мәгариф бүлегенә инспектор итеп алалар. Сынатмый егет. Ул чорда район мәгариф бүлеге район авыл хуҗалыгы идарәсе белән килешү төзеп, хезмәт һәм ял лагерьлары оештыра башлый. Производство бригадалары колхозларының таянычы була.

Ул ел да бер мәктәпне әзерләп, эшләрен Мәскәүгә, ВДНХ күргәзмәсенә җибәрә. Ул мәктәпкә «Участник ВДНХ СССР» таныклыгы тапшырыла. Ә Гаязга күргәзмәнең көмеш медален һәм бүләк тапшыралар, мактау хатларына лаек була. Район мәктәпләре 14 ел республикада урынлы була.
Гаязның гаиләсе дә үрнәк. Ул мәдәният хезмәт-кәре Марзия ханым белән гаилә корып, Нияз атлы бик сәләтле, тырыш, максатчан ул үстерәләр.
Гаязның улы Нияз әтисе кебек һәр елны олимпиадаларда катнашып, республикада җиңүләр яулый. Мединститутны кызыл дипломга тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә атаклы табиб — региональ медицина үзәгендә йөрәк-кан тамырлары буенча хирург, «Ел табибы» бәйгесе җиңүчесе. Ул Австриягә кадәр барып үзенең эш тәҗрибәсен һөнәрдәшләренә өйрәтә.

Нияз гаиләсе үзе төсле талантлы ул белән кыз үстерә. Улы бүген олимпиадаларда Әлмәт данын яклый. Димәк, оныклар бабалары Гаязның ышанычын аклыйлар, йөзгә кызыллык китермиләр.

Форсаттан файдаланып, Гаяз "Табигать һәм география фәннәре факультетын 1972нче елла тәмамлаган 501нче группага, җитәкчеләре Фәйзрахманова Рабига Хаковнага сәламнәрен юллый.

Гаяз Фәсхетдиновка алга таба да гел уңышлар гына юлдаш булсын. Әйе, гомер баскычларын узу авыр булса да, аның нәтиҗәсе үзеңне канәгатьләнерлек булса, димәк, куйган хезмәтең юкка чыкмаган, юкка яшәлмәгән.

Әминә Мөхәммәтҗанова Гаязетдинның чордашы

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев