17 октябрь көнне районыбызның мактаулы тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйма Газимҗан кызы Гомәровага 90 яшь тулды.
Юбилярны тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, "Татарстан" җәмгыяте профсоюз җитәкчесе Фәрит Хөрмәтуллин изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Фатыйма апа Гомәрова үзенә карата булган моның кадәр зур кадер-хөрмәткә бик шатлануын белдереп, чиксез рәхмәтләрен ирештерде. "Бик зурладыгыз, Путинга кадәр Котлау җибәргән!" дип куанды юбилярыбыз.
Фатыйма апа чыгышы белән Чирмешән районыннан булып чыкты. Тормыш юлындагы истәлекләрен туган төбәгеннән башлады:
- Мин Чирмешән районының Югары Чагадай авылы кызы булам. Шунда туып-үстем, бик яшьләй колхозга эшкә кердем. Басу-кыр эшләренә йөри торган идек, эскертләр салу, урак уру, көлтә бәйләү, ындыр табагында да хезмәт куйдым.
Шуннан соң авылдагы кызларны җыешытырып, Кемерово өлкәсенә эшкә алып киттеләр. Такта яра торган заводка эшкә урнаштырдылар. Бик авыр еллар иде. Япон сугышы чоры иде бу. Пленга төшкән японнарны шул без эшли торган заводка алып килеп, аларны дә эшләтә башладылар. Ә безне төзелеш оешмасына күчерделәр. Төзүче осталарга ярдәмче булып эшләдем, зур-зур йортлар сала торган идек. Шул елларда Балтач егете Яхья белән таныштым. Кемеровода яшәгәндә гаилә кордык, шунда кызыбыз Рауза туды.
Ә 1957 елда без гаиләбез белән Салавыч Сәрдегәне авылына - Яхьяның туган йортына күченеп кайттык. Әнисе үзе генә яши, бик нык авырый иде. Аны карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаттык. Мине шул кайткан елны ук колхозга эшкә чакырып алдылар. Күрше кызы Нәгыймә белән икебез фермада сарыклар карадык. Баш саны бик күп иде, ничек өлгергәнбездер?! 70нче еллара азагында Сәрдегән фермасына сыерлар күчерделәр. 1982 елда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр сыер бозаулатуда "родильный"да эшләдем. Хезмәт юлым Салавыч фермасында терлекчелектә үтте. Мактау кәгазьләрем күп минем. Әле мин депутат булып та сайландым, - ди Фатыйма апа.
Фатыйма апаның тормыш иптәше Яхья абый фават булганга да инде 20 ел вакыт үткән. Шулай булса да, төп йорт килене буларак, бу нигездә гомер итеп, тәрәзендә утын сүндерми яшәргә тырышкан ул. Бик нык олыгайгач былтыр көздә Чутай якларына тормышка чыгып, үз гаиләсен корган бердәнбер кызы Рауза әнисен үзләре янына сыендырган.
Шуңа да юбилярыбыз "Картлык көнемдә бик бәхетле мин, Аллага шөкер, кызым Рауза белән киявем Альбертка мең рәхмәт инде. Хәзерге заманда үз анасын да карамаган ир балалар бар. Ә минем киявем бик әйбәт" дип мактап туя алмый Фатыйма апа.
Бердәнбер оныгы һәм ике оныкчыгы да яратып, хәлләрен белешеп кенә торалар икән. Шул чак чәчәк кебек матур, кечкенә оныкчыгы килеп, куенына сыенды да, карт әбисенең колагына ягымлы гына нидер пышылдады. Бик күңелле бит, карап торуы ук рәхәт. Фатыйма апага нәсел дәвамчысы - дүртенче буын кыз бала булуы белән тагын да кадерлерәк тоела торгандыр...
Фатыйма апаның кул һәм күңел җылысы бу йортта бөркелеп тора. Йортка килеп керүгә үк һәркемне аның чиккән мендәрләре каршы ала. Күз явын алырлык эре-эре чәчәк бәйләмнәре чигелгән ап-ак мендәр тышлыклары акъәбинең тормышка гашыйк, уңган булганын күрсәтеп тора. Аның кул эшләренә булган сәләте һәм матурлыкны яратуы кызына һәм оныгына да күчкән - өй диварларын үзләре иҗат иткән кул эшләре бизи.
Киләчәктә дә Фатыйма апага тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып, бәрәкәтле имин гомер кичерергә язсын.
Автор фотолары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев